Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Үз сәламәтлегеңә битараф булма! 01.12.2017

Бүген өлкән сыйныфларда бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган лекцияләр үтте. Әлеге куркыныч чиргә ничек каршы торырга, ничек сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында сөйләнде.
-
Сак бул! 01.12.2017

Бүген, 1 нче декабрь көнне, актлар залында, 8-11 нче сыйныфларга (137 укучы) “Административ җаваплылык, интернет, ФЗ-71, наркотиклар” темасына лекция укылды. Укучылар арасында иң еш очраган тәртип бозулар, алар өчен җаваплылык тоту, интернеттагы җинаятчеләр турында мәгълүмат бирелде. Лекцияне, гаилә иминлеген саклау һәм яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны тикшерү буенча инспектор, Боровкова Дарья Андреевна укыды. Бүгенге, һәрдаим үзгәреп торучы җәмгыяттә әлеге темаларга сөйләшү бик кирәк. Чөнки тормышта туры юл сайлап, аннан тайпылмый алга атларга, иң беренче чиратта мәктәп ярдәм итә. Әлеге лекция укучыларга файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз!
-
Заман белән бергә атлыйбыз! 01.12.2017

Бу атнада гимназия тормышында үзгәрешләр күзәтелә. Төрле мәгълүматларны, дәресләр тәртибен яктытып бару өчен, мәктәпнең беренче катында интрактив панель куелды. Информатизация буенча директор урынбасары Римма Ростамовна 1-11 сыйныфларны әлеге панел белән таныштырды, аның белән кулланырга өйрәтте. Интрактив панельдә гимназия эшчәнлеге (дәресләр һәм түгәрәкләр тәртибе, сыйныфлар рейтингы, ирешкән уңышлар, яңалыклар, гимназия порталы, мәктәп газетасы, гимназия, анда эләүче укытучылар) турында мәгълүмат карап булачак. Әлеге яңалыкны укучылар бик тиз үзләштерер һәм белем алу эшчәнлегендә кулланыр дигән теләктә калабыз.
-
Әниләргә багышлап 01.12.2017

Бүген без башлангыч сыйныфлар айлыгын, Әниләр көненә багышланган, матур концерт белән тәмамладык. 3 нче А һәм 3 нче В сыйныфы укучылары, Гүзәлия Хәбибуловна һәм Марина Анатольевна җитәкчелегендә, әниләре өчен бик матур бәйрәм күрсәтте. Бүген укучылар иң якын кешеләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Әниләр үз балалары өчен куанып, горурланып, матур теләкләргә сөенеп, хисләнеп утырдылар.
Шундый эчтәлекле, матур концерт әзерләгәннәре өчен 3 нче сыйныф укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт белдерәбез! -
Балалар сәхнәсе 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада кысаларында, 2 нче сыйныф укучылары театральләштерелгән сценкалар күрсәтте. Беренчесе - татар халкының барыбызга да таныш булган “Өч кыз” әкияте иде. Икенчесен башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Фәимовна үзе язган һәм аны “Без казан егетләре” дип атаган иде. Әлеге оригиналь чыгышлар һәр тамашачының күңеленә хуш килде. Һәр укучы үз роленә кереп, күңелен биреп уйнады. Әлеге матур чыгышлар бер тамашачыны да битараф калдырмады.
-
Сау бул, көз! 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, 1 нче сыйныфлар көзне озату бәйрәме оештырдылар. Нәни укучылар көз турында, ул алып килгән нигъмәтләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр. “Көзге уңыш” турында үзләре ясаган матур рәсемнәр белән таныштырдылар. Гмназиянең иң кечкенә укучылары булсалар да, зурлардан да уздырып күңелле концерт куйдылар. Афәрин, укучылар! “Алтын көз” бәйрәме бик матур, кызыклы үтте. Укучыларның да, укытучыларның да әлеге чара күңелләренә хуш килде. Нәни укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Намуслы булып яшәргә кирәк! 30.11.2017

Коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан, гимназия китапханәсендә “Намуслы булып яшәргә кирәк!” темасына күргәзмә оештырылды. Кече яшьтән үк без балаларны намуслы, кешелекле, гадел булырга ялганламаска, көчсезләрне рәнҗетмәскә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Киләчәктә әлеге сыйфатлар балаларга илнең тәртипле гражданины булырга ярдәм итәчәкләр. Тәрбия процессында китаплар иң төп урынны алып торалар. Матур әдәбият укып үскән бала киләчәктә үзендә дә шул яхшы сыйфатларны булдырырга тырыша.
-
Ришвәткә "Юк!" дип әйтик 30.11.2017

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, 10 нчы сыйныфта, ришвәткә каршы көрәш көненә багышланган, класстан тыш чара узды. Укучылар 3 төркемгә бүленеп, үзара ярыштылар. Ришвәт темасына караган күнегүләр, биремнәр эшләделәр, ребус чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук, биремнәр арасында коррупция эшчәнлеге белән бәйле ситуацияләрне барлау һәм аның һәр төренә тиешле җәзасын билгеләү кебек биремнәр дә бар иде. Ә укучылар өчен иң кызыгы ришвәткә каршы реклама постеры ясау булды.
Укучыларга әлеге чара бик ошады, чөнки ул бик файдалы, мәгълүмати булды. Биремнәрдә очраган төрле ситуацияләр тормышта да очрарга мөмкин иде. Шуңа күрә, әлеге биремнәрне укучылар бик кызыксынып башкардылар. Чара ахрында һәр укучы ришвәтнең начар әйбер булуын аңлады һәм әлеге мәкерле чиргә “Юк!” дип әйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. -
"Талантлы син, кеше туганым" Рафис Корбан белән очрашу 29.11.2017

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, әдәби кунакханәдә балалар язучысы, Ш. Маннур һәм А. Алиш премияләре иясе, Рафис Корбан кунак булды. Гимназия укучылары Р. Корбанның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Тамашачыларга “Патша кызы һәм җырчы”, “Бәрәнне кем урлаган?”, “Керпе малае дуслар эзли” спектакьләреннән өзекләр аеруча ошады.
Әлеге номерлардан соң язучы үзе белән таныштырды, шигырьләрен укыды, яңа чыккан китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Ә табышмакларга дөрес җавап бирүчеләргә, Рафис Корбан автограф куеп китаплар бүләк итте. Кичә укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.
Әдәби кунакханә эшчәнлеге дәвам итә. Киләсе кичәнең кунагы кем икәнен белергә теләсәгез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз. -
Бездә гайрәт, бездә көч! 28.11.2017

Гимназиядә башлангыч сыйныфлар айлыгы кысаларында оешырылган чаралар дәвам итә. 24 нче ноябрь көнне, 2 нче сыйныфларда , “Бездә гайрәт, бездә көч! “ исемле спорт бәйгесе узды. Әлеге чара гаиләне берләштерү максатыннан оештырылган иде. Әти-әниләр балалар белән бергәләп физик күнегүләр ясадылар, гаилә темасына әңгәмә кордылар, төрле ярышларда катнаштылар. Чара әти-әниләрне балалар белән тагын да якынайтты, алар үзләренең зурлар икәнлекләрен беразга гына булса да онытып тордылар. Әлеге чара укытучыларны да, әти-әниләрне дә, балаларны да битараф калдырмады.
Мондый чаралар күбрәк булсып, әти-әниләр мәктәп тормышында актив катнашырлар дигән теләктә калыбыз.














