Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
“100 проект” акциясе тәмам 12.10.2017

Гимназиянең 100 еллыгына багышланган “100 проект” акциясе тәмамланды. Әлеге чарада бик күп укучылар катнашты. Эшләрне түбәндәгечә бәяләп, 9 номинация билгеләдек:
1. “Кечкенә гимназия”.
2. “Иң иҗади эш”.
3. “Иң оригиналь эш”.
4. “Иң масштаблы эш”.
5. “Урман бүләге”.
6. “Иң тәмле бүләк”.
7. “Без бердәм”.
8. “Иң мәгълүмати эш”.
9. “Мәктәбем – белем учагы”.
Акциядә актив катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Башка бәйгеләрдә дә актив катнашырлар дигән теләктә калабыз. -
Cәләтле балалар үз көчләрен сыный 11.10.2017

Бу атна олимпиадаларга бик бай булды. Укучылар җәмгыять белеме, математика, химия, рус теле һ.б. фәннәрдә үз көчләрен сынадылар. Кызыклы, шактый катлаулы сорауларга җавап биреп, укучылар фәнне тиешенчә яхшы белгәнлекләрен күрсәттеләр. Ә бүген рус әдәбияте буенча олимпиада үтте. Укучыларыбыз яхшы баллар җыеп район, республика күләмендә узачак олимпиадаларда да алдынгы урыннар яуларлар дигән теләктә калабыз.
-
Гимназиядә сочиненияләр, шигырьләр бәйгесе дәвам итә.
10.10.2017
Гимназиядә сочиненияләр, шигырьләр бәйгесе дәвам итә. Укучылар гимназиягә, 100 еллык юбилейга, мәктәп тарихына багышлап матур әсәрләр иҗат итәләр. Кемдер мәктәпнең үткәннәре турында язса, кемдер киләчәкне күзаллый. Кайсы темага гына язсаларда, әлеге иҗат җимшләрен бер тема: 1 нче гимназия берләштерә.
Акциядә актив катнашкан укучыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Ә калган укучылардан матур иҗат җимешләре көтеп калабыз. -
09.10.2017

Бүген, 9 нчы октябрь көнне, “100 проект” акциясе буенча стена газеталары күргәзмәсе узды. Әлеге акция күпкырлы чара. Аны берничә өлешкә бүләргә мөмкин. Беренче өлештә, укучылар төрле эшләнмәләр алып килделәр. Алар турында без алдарак язып үткән идек.
Икенче өлештә укучыларның рәсемнәре бәяләнде. Әлеге рәсемнәрдә укучылар гимназияне сурәтләгән иделәр. Кемдер хәзерге гимназияне сурәтләсә, кемдер киләчәк турында уйланган иде.
Өченче өлештә без стена газеталары күргәзмәсе уздырдык. Һәр сыйныф газетаны үзенчә, үзенчәлекле итеп ясаган. Кемдер 100 еллык юбилей белән котлаган, кемдер гимназия тарихын сурәтләгән, кемдер үз сыйныфын гимназиянең бер өлеше итеп яктыртырга тырышкан.
Газеталар төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылдылар. Барлык укучыларга әлеге чарада актив катнашканнары өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез. -
“Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән очрашу 06.10.2017

5 нче октябрь көнне гимназиябездә бик зур вакыйга булды. Укытучыларны котларга “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре килде. Укытучылар, баш мөхәррир Илфак Ибраһимов, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев, җаваплы сәркәтип Вакыйф Нуриев катнашында бик матур чара узды. Килгән кунаклар укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, татар милләте, мәгариф турында фикерләрен җиткерделәр һәм “Казан утлары” журналы эшчәнлеге, әдипләр иҗаты белән таныштырдылар. Әлеге чара укытучыларның да, килгән кунакларның да күңеленә хуш килде.
Шундый матур, күңелле чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. -
Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә 05.10.2017

Бүген, 5 нче октябрь көнне, гимназиядә укытучылар бәйрәме билгеләнеп үтелде. Укучылар үзидарәсе барлык укытучыларны бәйрәм белән котлады. Һәр сыйныфка кереп, ничә еллар белем биргән, тәрбияләгән укытучыларны шәхсән котлау, укытучыларның да, укучыларның да күңеленә хуш килде. Чын күңелдән әйтелгән теләкләр барлык укытучыларга да ошады. “Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә” диләр, бик дөрес икән.
Гимназия исеменнән, барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тигез, имин, матур тормыш, гаилә бәхете телибез. Белем биргән укучыларыгызның игелеген күреп, бары рәхмәт сүзләре генә ишетергә язсын. Күп еллык тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! -
Нәни укучыларның белем дөньсында кайный башлаганнарына да бер ай булган 05.10.2017

Бүген, 5 октябрь көнне, сыйныф сәгатендә, беренче сыйныфларда багышлау чарасы узды. Менә нәни укучыларның белем дөньсында кайный башлаганнарына да бер ай булган икән инде. Сыйныф җитәкчесе, Азалия Рависовна, укучыларны кечкенә генә истәлекле дата белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Сыйныф җитәкчесе балаларны чын укучылар булулары белән котлап, матур эмблемалар тапшырды һәм истәлеккә китаплар бүләк итте. Бик җылы, матур, күрәм бәйрәм булды.
-
“100 проект” акциясенең йомгаклау күргәзмәсе узды 02.10.2017

Бүген, 2 нче октябрь көнне, “100 проект” акциясенең йомгаклау күргәзмәсе узды. Гимназиябез укучылары, әти-әниләр ярдәме белән, мәктәпне котлап бик матур, кызыклы эшләр алып килгәннәр иде. Нинди генә кызыклы әйберләр уйлап тапмаган укучыларыбыз! Мәктәп макеты, фотолардан чәчәк бәйләме, пластилиннан картина, мәктәпне символлаштыручы агач, тукымалардан ясалган зур торт һ.б. Элеге зур хезмәтләрдә нинди генә фантазияләр тормышка ашмаган. Күргәзмә укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә бик кызыклы. Кемнәрдер үз эшләренә сокланып та, кемнәрдер “Эх, мин дә ясаган булсам” дип көрсенеп тә күргәзмәне карады.
Ә без үз чиратыбызда һәр эшкә тиешенчә бәя бирергә тырыштык. Шул кадәр күп, матур эшләргә урыннар бирү бик кыен булды. Шуңа күрә, һәркайсына номинация бирергә уйладык.
Әлеге чарада актив катнашкан укучы, укытучы һәм әти-әниләргә, гимназия исеменнән, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. -
"100 проект" акциясе 28.09.2017

Бүген, 28 нче сентябрь көнне, “100 проект” акциясе башланып китте. Укучылар гимназиягә багышлап бик матур эшләр алып килгәннәр. Һәр проект үзенчәлекле, кызыклы, күп көч куелган икәнлеге күренеп тора. Кемдер мәктәпнең макетын ясарга тырышкан, кемдер зур котлау кәгазьләре ясаган, кемдер гимназияне башка предметлар белән символлаштырган. Гимназиябездә шундый талантлы, креатив, актив, тырыш укучылар булуы белән без горурланабыз.
Балаларга әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән укытучыларга, әти-әниләргә гимназия исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да сездән яңа эшләр көтеп калабыз. -
“Яраткан мәктәбем турында 100 рәсем” проекты 25.09.2017

Бүген, 25 нче сентябрь көнне, балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды. Әлеге чара “Яраткан мәктәбем турында 100 рәсем” проектының өченче өлеше. Укучылар гимназияне үз күзлекләреннән чыгып, үзләре кабул иткәнчә, яратып ясаганнар. Әлеге күргәзмә балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, күрсәтү һәм игътибарлылыкларын арттыру өчен оештырыла.
Балаларның тырышып ясаганлыкларын, рәсемнәрнең төсле, якты, матур килеп чыгуыннан ук сизәргә була.
Бүген бәйгедә җиңүчеләр исемлеге билеле булачак. Җиңүчеләрне 19 нчы майда тантаналы рәвештә бүләкләячәкләр.














