Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
22.09.2017

Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган күңелле чаралар дәвам итә. Бүген 4 Б сыйныфы укучылары бик матур газета ясап алып килгәннәр. Газета бик матур төсле кәгазьләр белән бизәлгән. Балалар гимназиядә үткән иң якты мизгелләреннән фотолар тәкъдим иткәннәр. Укучыларыбыз гимназия тормышында актив катнашканга без бик шатбыз. Киләсе атнада балаларның язу осталыгына багышланган яңа акция башланып китәчәк. Укучыларыбыздан матур шигырьләр, сочиненияләр, хикәяләр көтеп калабыз.
-
Гимназия хәбәрләре
22.09.2017
Менә инде берничә ел рәттән гимназиянең электрон газетасы эшләп килә. Ул гимназиябез укучылары һәм укытучылары тырышлыгы белән чыгарыла. Һәр айның 27 нче көнендә газетаның яңа саны чыга. Сентябрьнең беренче атнасыннан ук 3 нче А һәм 8 нче А сыйныфы укучылары бергәләп газета төзү, чыгару өстендә эшлиләр. Газета һәр ай кызыклы темага багышланып, 15 төрле бүлеккә караган язмалар белән яктыртыла. Газетаның яңа санын 27 нче cентябрь көненнән, гимназия сайтында, www.tgim1.edusite.ru сылтамасы аша кереп карый аласыз.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 21.09.2017

Бүген, 21 нче сентябь көнне, безнең гимназиябез укучылары “Голубь мира” акциясенә кушылды. Әлеге акцияне “Җиңү варислары” берләшмәсе уздыра. Чара Россиядә һәм чит илләрдә дә үтә.
Гимназиябез укучылары шарга бәйләп кәгазь күгәрченнәр очырдылар. Әлеге шарларга Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре язылган иде.
Чара укучыларның күңеленә хуш килде. Бигрәктә кәгазьдән күгәрченнәр ясау бик ошады. Ясау барышында, 1941-1945 нче елда булган, сугыш вакыйгаларын искә төшерделәр. Гимназистлар сүзләренә караганда, һәр кеше бабаларыбыз батырлыгын мәңге хәтерләргә, онытмаска, хөрмәт итәргә тиеш. -
Укучыларның үзидарә җыелышы узды 20.09.2017

20 сентябрь көнне гимназиянең актлар залында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , педагог – оештыручы һәм гимназия президенты җитәкчелегендә беренче Үзидарә җыелышы булып узды. Айгөл Эрнстовна Үзидарә әгъзаларын яңа уку елы башлануы белән котлады, алда эшләнәчәк эшләр, иң беренче чиратта гимназиянең 100 еллык юбилее турында министрлар һәм старосталар белән фикер алышты. Министрларның эш вазыйфалары яңадан каралды. Старосталарга министрлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклеге ассызыкланды.
-
Гимназиягә багышланган рәсемнәр 19.09.2017

Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. “Гимназиягә багышланган рәсемнәр” бәйгесендә беренче сыйныфлар да актив катнаша. Фотода сурәтләнгән матур кул эшен 1 нче сыйныф укучысы Ралина ясап алып килгән. Әлеге картина төрле орлыклардан ясалуы белән үзенчәлекле. Класс җитәкчесе Фасляхова Азалия Равис кызына, Ралинаның әти-әнисенә гимназия тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Хәйрия ярминкәсе 16.09.2017

Бүген, 16 нчы сентябрь көнне, шәһәребездә хәйрия ярминкәсе узды. Әлеге чарада безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар. Балалар әти-әниләре, укытучылар белән берлектә кул эшләнмәләре, азык-төлек, көндәлек кирәк яраклар җыйдылар. Ә бүген әлеге әйберләрне гимназиянең югары сыйныф укучылары сатты. Шулай ук, сатып алу эше белән янәшә, укучылар көче белән әзерләнгән, концерт та гөрләде. Укучылар сатып алучыларга матур җырлар, дәртле биюләр бүләк итте. Әлеге чарадан җыелган акчалар онкологик авырулар белән авыручы кешеләргә ярдәм итүгә тотылачак. Шуңа күрә, әлеге чарага һәр кем үз өлешен кертте.
Ярминкәне оештырырга ярдәм иткән укытучы һәм укучыларга гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез.хәйрия -
Гимназиябезнең 100 еллык юбилее белән бәйле күңелле вакыйгалар, акцияләр, бәйгеләр башланып китте 14.09.2017

Гимназиябезнең 100 еллык юбилее белән бәйле күңелле вакыйгалар, акцияләр, бәйгеләр башланып китте. Әлеге чараларда укучылар бик теләп катнашалар. Шундый актив укучыларыбызның берсе, 3 А сыйныфы укучысы, Фаррахов Әмир әлеге темага стена газетасы эшләп алып килде.
Әмирнең нәсел агачы турыдан туры гимназия белән бәйле икән. Аның әнисе дә, дәү әнисе дә, дәү әнисенең әнисе дә һәм башка бик күп туганнары да гимназиянең чыгарылыш укучылары булганнар. Әлеге гаиләдә иң өлкән чыгарылыш укучысы, 1952 нче елда туган, Мамяшева Румия Искәндәр кызы.
Гимназиянең тамырлары бик еракларга китә. Шушы тамырларны, элекке буыннарны онытмый, барлап, искә алган укучылар булу безнең өчен аеруча куаныч. -
Сак булыгыз: грипп! 13.09.2017

Көзгә керү белән суык тиеп авыручалар саны кискен арта. Грипп авыруы белән ешрак балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр авырый. Шуңа күрә, гимназиядә күпләп авыру очракларын булдырмас өчен, балаларга грипка каршы прививкалар ясау башланды. Әлеге профилактика чарасы ата-аналарның язма формада бирелгән ризалыгы белән алып барыла.
Грипп - бик мәкерле авыру. Аны аяк өсте йөреп уздыру сәламәтлек өчен бик зыянлы. Ә укучының дәрес калдыруы өлгерешенә начар тәэсир итә. Әлеге авыруны җиңел генә уздырып җибәрү өчен, табиблар тарафыннан, прививка ясату чарасы тәкъдим ителә.
Укучыларыбыз, әлеге уку елында ,сау-сәламәт белем алырлар дигән теләктә калабыз. -
100 еллык юбилейга әзерлек 13.09.2017

Бүген, 13 нче сентябрь көнне, 100 еллык юбилейга әзерлек максатыннан, сыйныфларда гимназия гимнын кабатлау өчен репетицияләр алып барылды. Әлеге чарада һәр сыйныф бик теләп катнашты. Чөнки, бик яхшы җырлаучы 100 укучыны гимназия хорына алачаклар. Әлеге хор гимназиянең 100 еллык юбилеенда тантаналы төстә гимн башкарачак. Репетиция вакытында без шуны сиздек: укучылар канатланып, дәтләнеп киттеләр. Алар үзләренең 1 нче гимназия исемле зур гаиләнең бер өлеше икәнлекләрен тойдылар.
Укучыларга әлеге шөгыльләрендә иҗади уңышлар теләп калабыз. -
“100 чәчәк” акциясе
12.09.2017
12 нче сентябрь көнне, гимназиядә “100 чәчәк” акциясе башланып китте. Әлеге акция гимназиянең 100 еллык юбилее кысаларында уза. Гимназиябезне тагын да ямьләү, матурлау йөзеннән 100 чәчәк җыю һәм утырту эшләре башланды. Һәр сыйныф үзе булдыра алган кадәр төрле төрдәге чәчәкләр алып килде. Бүгенге көндә, чәчәк җыю буенча лидер булып, башлангыч сыйныфлар арасында 1 нче һәм 4 нче, ә зур сыйныфлар арасында 5-6-8 нче сыйныфларны атарга була.
Әлеге чәчәкләр киләчәктә гимназиябезне балкытып, ямь биреп, әле бик озак гимназиябезгә килгән кунакларны сөендереп торырлар дип уйлыйбыз. Гимназия исеменнән, акциядә актив катнашкан укучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.














