Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Гимназиядә ата-аналар җыелышы узды
08.09.2017
7 нче сентябрь көнне, гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Быелгы уку елында бу - беренче җыелыш. Класс җитәкчеләре әти-әниләрне үзләренең хокуклары һәм бурычлары, 2016-2017 нче елгы өлгереш, 2017-2018 елга мәктәп режимы белән таныштырдылар. Шулай ук, мәктәпкә алып килгән кәрәзле телефоннар, туклану, балалар куркынычсызлыгы, мәктәп милкенә сак караш, мәктәп формасы, автобус турында мәгълүмат бирделәр. Әти-әниләргә балаларның өлгерешен тикшереп бару турында киңәшләр җиткерелде. Көн кадагындагы иң мөһим яңалыкларның берсе, гимназиянең 100 еллык юбилее туында сөйләнде. Юбилейга әзерлек, бәйгеләр, акцияләр һәм аларда катнашу турында кызыклы яңалыклар җиткерелде.
-
Юлларда сак булыйк! 07.09.2017

Бүген, 7 нче сентябрь көнне, ЮХИДИ хезмәткәре, Сабиров Ленар Рөстәм улы, беренче сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. “Елдан ел балалар катнашында юл һәлакәтләре арта бара” – дип башлады ул сүзен. “Әлеге статистиканы киметү өчен балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүе шарт” - ди ул.
Ленар Рөстәм улы балалар белән бик кызыклы, мәгълүматларга бай булган әңгәмә оештырды. Балалар светофорның нинди төсенә чыгарга яраганлыгы, аларның төре, җәяүлеләр юлы, җир асты юлы, зебра турында бик кызыклы җаваплар бирделәр. Инспектор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләренең, әби-бабаларының исләренә дә төшерергә, саклану каешларын эләктереп йөрергә кушты. Көннең караңгы вакытында йөрү өчен махсус яктыртылучы тамгалар алырга киңәш итте. Чөнки нәкъ менә зурларның әлеге темага салкын каравы күп һәлакәтләргә китерә икән. Ленар Рөстәм улы балаларга уңышлар, сәламәтлек һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәүләрентеләп саубуллашты. -
Без хәзер беренчеләр! 04.09.2017

Бүген, 4 нче сентябрь көнне, 1 нче Б сыйныфында “Без хәзер беренчеләр!” исеме астында сыйныф сәгате узды. Әлеге тема беренче классларны коллектив буларак туплау максатыннан махсус сайлап алынган иде. Нәни укучылар бер-берсе белән якыннан танышып, бергәләп матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Класс җитәкчеләре, Азалия Равис кызы, балаларга төрле уеннар, кызыклы конкурслар ярдәмендә, бик җиңел генә, бүгеннән алар бер йодрык булып тупланып, дус тату булырга тиеш икәнлекләрен аңлатты. Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән балалар уку процессында кирәк булачак дәреслек һәм китаплар белән танышты. Шулай ук, сыйныф сәгатендә бердәмлек, дуслык темалары күтәрелде һәм әлеге дуслыкны дәлилләп балалар үз куллары белән ромашка ясадылар.
Ә бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы, беренче сыйныларның бер-берсенә теләкләр тапшыруы булды. Сыйныф сәгате укучыларның гимназия данын якларга, сакларга ант бирүе белән тәмамланды. -
Гимназиябездә белем бәйрәме гөрләп узды 01.09.2017

Бүген, 1 нче сентябрь көнне, гимназиябездә белем бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмдә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар катнашты. Директорыбыз, Гөлфия Гаязовна, билгеләп үткәнчә, быелгы уку елы гимназия өчен бик истәлекле һәм җаваплы. Яраткан гимназиябез 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм тантанасы 27 нче октябрьгә билгеләнгән.
Бәйрәм белән котлап, укучылар матур шигырьләр, җырлар биюләр башкардылар. Директорыбыз Гөлфия Гаязовна барлык килгән кунакларны, аеруча, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче – беренче сыйныфларны бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ә үз чиратында, беренче сыйныфлар өлкән укучылар, укытучылар, әти-әниләр алдында тырышып укырга сүз бирделәр. Бәйрәм тантанасы нәни укучыларны беренче кыңгырау чыңы һәм алкышлар астында мәктәпкә озату белән тәмамланды.
-
Яңа уку елында гимназия 100 еллыгын билгеләп үтә 21.08.2017

Яңа уку елында гимназия 100 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей елында гимназиянең спорт залы, ишегалдындагы асфальт яңартыла һәм территория төзекләндерелә. Башкала мэры Илсур Рәисович Метшин гимназиядәге төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Тулырак мәгълумат http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/18/146633/ сайтында.
-
Гимназиябез бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра 18.07.2017

Иртә яздан көзге суыкларга кадәр гимназиябез бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра һәм бик күп еллардан бирле район күләмендә уздырылган бәйгедә призлы урыннарны яулап килә. Ләкин әлеге матурлык аерым өлкәләрдән мактау сүзләре ишетү өчен генә тудырылмый. Гүзәллек барлык кешеләрне дә сокландырырга һәм шатландырырга тиеш.
-
1 нче сыйныфка кабул итү дәвам итә 17.07.2017

Гимназиядә 1 нче сыйныфка кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә барлыгы 67 гариза кабул ителде. 2017-2018 нче уку елында өч 1 нче сыйныф ачылу көтелә.
1 нче сыйныфтан башлап укучылар кытай телен өйрәнә алачак. Кытай теле укытучысы – югары белемле, Кытайда стажировка үтеп кайткан Идрисова А.А., фәнни җитәкче – КФУ каршындагы Конфуций исемендәге институт. Кытай телен өйрәнгән укучылар, 8 нче сыйныфны тәмамлагач, сөйләм телләрен камилләштерү өчен Кытайга бару мөмкинлегенә ия булалар. -
Сәләт - мөмкинлекләр мохите. 15.07.2017

Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү системасы. Республикабыз Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмt белән «Сәләт» бүген яшьләр хәрәкәте брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды.
2017нче елның җәендә Сәләт Татарстан, Чувашия, Башкортостан Республикаларында, Самара өлкәсендә 23 профильле лагерь үткәрәчәк. Аның берсе Канада, Монреальдә узачак!
Балаларны үзендә туплаучы, үстерүче, татар телен яратучылар, аны һәрдаим камилләштерергә омтылучылар мохитенә безнен гимназия укучылары да кушылды. Фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә жиңү яулаган укучыларыбыз, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Рәҗәповна җитәкчелегендә, 13 июль көнне Биләрдә Сәләт форумында катнаштылар. -
Нәтиҗәләрне барлар чак җитте 14.07.2017

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 21 бала тәмамлады, алар нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе, укытучылар тарафыннан да имтиханнарга әзерлек барышында аеруча күп көч һәм хезмәт куелды.
БДИ нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән укучыларыбыз: Габидуллин Н. (рус теле - 88 б), Исмагилова Д. (рус теле - 86 б), Хасанов Ш. (рус теле - 86 б), Ахмадиева И. (рус теле - 86 б), Галиуллин М. (физика – 80 б, рус теле -83 б), Ахмадуллин Н. (рус теле - 81 б), Нуруллина А. (рус теле - 81 б).
Чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар һәм үзләре сайлаган югары уку йортларына керү бәхетенә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Гимназиянең 10 нчы сыйныфына гаризалар кабул итү бара 10.07.2017

Төп гомуми белем турында аттестатлар алган укучыларыбызның унтугызы 10 нчы сыйныфка кабул итү өчен гаризаларын тапшырырга өлгерде инде. Аларның максаты – БДИны уңышлы тапшыру өчен тирәнтен белем алу һәм киләчәктә югары уку йортларына керү.
2017-2018 нче уку елында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары социаль-гуманитар профиль буеча белем алачак.














