Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Единый урок по безопасности в сети Интернет 28.10.2017

С 23 по 28 октября в нашей гимназии проходили мероприятия в рамках проекта «Единый урок по безопасности в сети Интернет».
Целью проведения данного мероприятия являлось освещение общих правил обеспечения информационной безопасности несовершеннолетних обучающихся. -
100 ел! Барысы да башлана гына! 28.10.2017

Кичә, 27 октябрь көнне, гимназиядә күптән көтеп алынган зур вакыйга узды. Яраткан гимназиябезнең 100 еллык юбилеен, тантаналы рәвештә, “Пирамида” концертлар залында билгеләп үттек. Әлеге чарада 200гә якын кеше катнашты. Укытучылар, укучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр әлеге бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бәйрәмдә берсеннән-берсе эчтәлекле матур, оригиналь номерлар куелды. Концертны “Татар радиосы” диджейлары Булар Бәйрәмов һәм Айсылу Лерон алып барды. Шулай ук, бәйрәмебез белән котларга Айгөл Бариева, Нәфкать Нигъматуллин һәм Рөстәм Асаев та килгән иде. Ә иң тантаналы мизгелләр Энгель Фаттаховның укытучыларыбызга мактаулы исемнәр тапшыруы булгандыр. Бик күп укытучыларыбыз бу көнне, сәхнәгә чыгып, мактау кәгазьләре алуга лаек булдылар.
Бу көнне һәр чыгарылыш укучысы күптән күрешмәгән сыйныфташлары, укытучылары белән күреште. Әлеге юбилей кичәсе бер гасырлык мәктәп эшчәнлегенә йомгак ясады һәм мәктәп тарихының яңа битләрен ачты.
Без үз чиратыбызда, гимназиягә озын гомер, матур киләчәк телибез! Мәктәбебезгә фәнни эшчәнлектә дә, белем бирүдә дә, бәйгеләрдә дә гел алдынгы урыннар яуларга язсын иде.
Гимназия исеменнән әлеге чарага үзеннән зур өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Бәйрәмдә әйтелгәнчә: “100 ел! Барысы да башлана гына!”. -
Гимназиядә шахмат турнирлары үтә 25.10.2017

Шушы көннәрдә гимназиядә шахмат турнирлары үтә. Әлеге чара шәһәр күләм уздырылучы шахмат ярышлары кысаларында уза. Бәйгене оештыручы - Багаутдинова Резеда Рашатовна. Ул билгеләп үткәнчә, бәйгедә бигрәктә, 3 нче, 8 нче 9 нчы сыйныф укучылары актив катнашалар. Турнирлар өч категориядә уза: кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме. Кечкенәләр дә зурлар да бәйгедә җиңү өчен бик күп көч куялар. Афәрин аларга! Әлеге ярышта җиңүчеләр алдагы турга үтеп, гимназиябез данын яклаячаклар. Ә без, үз чиратыбызда, барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган кичәгә әзерлек дәвам итә. 23.10.2017

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз белем алу процессы белән беррәттән иҗат өлкәсендә дә эшчәнлек алып баралар. 27 нче октябрьдә узачак бәйрәм кичәсе югары дәрәҗәдә узсын өчен бөтен гимназия коллективы зур көч куя. Матур, дәртле һәм салмак биюләр, моңлы җырлар, “Крупская” исемендәге дружина, 100 кешедән торган гимназия гимны һ.б. тамашачы күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Бәйрәмне тагында истәлеклерәк, матуррак, мәгълүмати итү өчен, режиссер белән берлектә, видеоязмалар да төшерелә. Әлеге зур, истәлекле чарада катнашучыларга уңышлар телибез һәм гимназия исеменән рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гимназиядә шахмат буенча турнирлар үтә 21.10.2017

20 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр гимназиядә шахмат буенча турнирлар үтә. Ярыш шәхси һәм командалар арасында узачак. Катнашучыларны теркәү, 23 нче октябрьгә кадәр, 29 нчы кабинетта булачак.
Турнир олимпия системасындагы кебек төшеп калу тәртибендә уза. Һәр партиягә 15 минут контроль вакыт бирелә.
Беренче турда катнашырга теләүче барлык укучылар өч категориядә көч сынашалар: зурлар төркеме – 2000-2003 нче елда туганнар, уртанчылар төркеме – 2004-2007 нче елда туганнар һәм кечкенәләр төркеме – 2008-2011 нче елда туганнар. Нәтиҗәләр буенча өч номинациядә мәктәп командасы формалаша. -
Халыкара пешекчеләр көне 20.10.2017

Бүген 20 нче октябрь көне халыкара пешекчеләр көне билгеләнеп үтелә. Кайда гына эшләсәк тә, кайда гына барсак та, пешекче һөнәреннән башка булмый. Безне тәмле ашлар белән сыйлап, көч, дәрт-дәрман өстәүчеләр алар.
Безнең гимназиябездә дә үз эшенең осталары булган, алтын куллы, тәмле телле пешекчеләр эшли. Аларга авыр һәм күп хезмәт сораучы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә бехете, тигез, матур тормыш телибез. Тәмле ризыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! -
Гимназиядә парламент дәресләре узды 20.10.2017

6 ноябрь кѳне – Татарстан Республикасынң конституцисенә 25 ел тулу уңаеннан гимназиядә парламент дәресләре оештырыла. Укучылар Конституциянең статьяларын, Республикабызның дәүләт символларын ѳйрәнәләр. Аларга ярдәмгә китапханәдә махсус күргәзмә ясалган. Анда Татарстанның 25 ел дәверендә үсешенә багышланган тарихи китаплар бар, һәрбер укучы Россия Федерациясе һәм Татарстан конституцияләрен алып таныша, укый, өйрәнә алалар.
-
Укучыларның кул эшләрендә көзге гүзәллек 19.10.2017

Гимназиянең нәни укучылары да өлкән укучылардан калышмыйлар. Беренче ел гына белем алсалар да, гимназия тормышында актив катнашалар. Альбина Фатыйховна җитәкчелегендәге, 1 нче А сыйныфы укучылары көз темасына багышлап бик матур кул эшләре ясаганнар. Һәр укучы үз эшенә иҗади якын килеп, үз күңел дөньясын чагылдырган. Көз бүләкләре - яфраклар, орлыклар, чикләвекләр, күркәләр, ылыслар һ.б ны кулланып, нәни укучылар бик матур, үзенчәлекле эшләр башкарганнар. Афәрин, укучылар! Киләчәктә дә шундый ук актив булырсыз дигән теләктә калабыз.
-
Футбол буенча финал уеннары узды 17.10.2017

Укучы егетләребез һәм кызларыбыз барлык спорт ярышларында да бик теләп катнашалар. Нинди генә ярыш узса да, сыйныф данын яклау өчен, бик күп көч куялар.
Шушы көннәрдә гимназиядә футбол турнирлары узды. Әлеге ярышта һәр сыйныф бик теләп катнашты. Кичә футбол буенча финал уеннары булып узды. Беренчелек өчен 8 нче А белән 8 нче В сыйныфлары ярышты. Ә кече уен кырында 5 нче сыйныфлар футбол уенына әзерлек эшләре алып барды. Уен 8 нче В сыйныфы файдасына 2:4 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм башка ярышларда да актив катнашырга чакырабыз! -
15.10.2017

Менә каникуллар башланырга да санаулы гына кѳннәр калып бара. Шулай булса да, укучылар уку процессыннан читләшмиләр. Китапханәдә яңа китаплар белән танышалар, электрон дәреслекләр карыйлар, тѳрле проектлар эшлиләр. Вакытлары тыгыз булса да, гимназиянең 100 еллыгына багышланган концертка хәзерләнергә дә вакыт табалар. Без шундый укучыларыбыз булу белән горурланабыз!














