Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әни турында иң матур рәсем 28.11.2017

Гимназиядә Әниләр көне уңаеннан “Әни турында иң матур рәсем” бәйгесе игълан ителде. Укучылар берсеннән-берсе матур рәемнәр ясап алып килделәр. Барлык рәсемнәр дә искиткеч матур, һәрбер укучы әлеге темага үзенчә якын килгән иде. Әлеге рәсемнәр арасыннан иң матурларын күргәзмәгә куйдык. Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды:
“Иң матур әни рәсеме” номинациясе 2 нче сыйныфтан Юнысова А.га;
“Иң оригиналь идеяләр” номинациясе 5 нче сыйныфтан Шәймәрдәнов К.га һәм 3 нче сыйныфтан Сәлимова З.га;
“Иң нәфис эш” номинациясе 3 нче сыйныфтан Загрутдинов Д. һәм 5 нче сыйныфтан Бикчәнтәева Д.га;
“Иң эчтәлекле эш” номинациясе 2 нче сыйныфтан Шәрипова З.га бирелде.
Шундый матур, “җылы” бәйрәмнәрнең берсе, Әниләр бәйрәмен бизәгәннәре өчен, барлык катнашкан укучыларга рәхмәт белдерәбез! -
Табигать язмышы - безнең язмыш 27.11.2017

27 нче ноябрь көнне гимназиядә «Табигать язмышы – безнеӊ язмыш» исемле экологик кичә үтеп китте. Бу чара бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды, чөнки аны укытучылар түгел, ә 4 нче сыйныф укучылары үзләре алып барды.
Әлеге театральләштерелгән кызыклы чара 4 нче сыйныф укучыларына бик ошады. Әлеге дәрестә һәр укучы үзен оештыручы, мөһим кеше итеп хис итте. Һәр укучы табигать, аны саклау турында үз фикерен җиткерде. -
Талантлы син, кеше туганым" 27.11.2017

Гимназиядә “Талантлы син, кеше туганым” исемле әдәби кунакханә эшчәнлеге тулы көченә эшләп килә. Үткән чарага без Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләрен чакырган идек. Ә бу юлы балаларга якынрак булан шәхесне, балалар шагыйре, Ш. Маннур һәм А. Алиш исемендәге бүләкләр иясе Рафис Корбанны чакырдык. Әлеге чара уңаеннан, сыйныфларда, Р. Корбанның шигырьләрен матур башкару бәйгесе игълан ителде. Укытучылар сыйныфларда иң матур шигырь сөйләүчеләрне билгеләделәр. Бүгенге көндә дә әлеге чарага әзерлек эшләре дәвам итә.
Иртәгә, 28 нче ноябрь көнне, Рафис Корбан белән очрашуда аның шигырьләрен сөйләргә теләүчеләрне 12:25 сәг. тә 25 нче кабинетта көтеп калабыз! -
Бездә гайрәт, бездә көч! 24.11.2017

Башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр һәм чаралар дәвам итә. Бүген ачык дәресләр 1,2,4 нче сыйныфларда узды.
1 нче А сыйныфы укытучысы Альбина Фатиховна “2 санын кушу һәм алу” темасына математика дәресе үткәрде. 2 нче А сыйныфында Фәридә Фәимовна, рус теле дәресендә, тамырында басымсыз сузыклар булган сүзләрне дөрес язу турында дәрес бирде. Гүзәлия Хәбибуловна, 4 нче В сыйныфында, математика дәресе үткәрде. Дәрес саннарны 9 га бүлүгә багышланган иде. Ә Анжелика Евгеньевна 2 нче сыйныфларда әти-әниләр катнашында “Бездә гайрәт, бездә көч!” исемле спорт чарасы уздырды.
Барлык укытучыларга да яхшы дәресләр һәм чаралар өчен рәхмәт белдерәбез. Белем бирү процессында уңышлар теләп калабыз! -
Ачык дәресләр башланды 23.11.2017

Бүген, 23 нче ноябрь көнне, башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр узды. 1, 3, 4 нче сыйныфларда, төрле фәннәрдән, укытучылар дәрес бирү осталыкларын күрсәттеләр.
1 нче Б сыйныфы укытучысы, Азалия Рависовна, әдәби уку дәресендә “Л авазы һәм хәрефләре” турында сөйләде. 1 нче В сыйныфы укытучысы Тамара Иркеновна, әйләнә-тирә дөнья дәресе үткәрде. Ә 3 нче сыйныфларда Гөлчәчәк Фазыловна класстан тыш чара эшләгән иде. Ул “Көнчелек” темасын яктыртты. 4 нче сыйныфларда Ольга Федоровна, әдәби уку дәресендә, В.М. Гаршинның “Сказка о жабе и розе” әсәрен төрле алымнар кулланып өйрәтте.
Әлеге дәресләр барысыда бик яхшы әзерләнгән иде. Укытучылар төрле-төрле эш алымнары, төрле методикалар кулландылар, дәресне кызыклы итү өчен төрле чаралар белән эшләделәр.
Дәресләр укытучыларга да, укучыларга да бик ошады. Алар методистлар тарафыннан югары бәя алды. -
Без бергә! 21.11.2017

Бүген, 21 нче ноябрь көнне, 10 нчы сыйныф укучылары “Без бергә!” исемле укучылар үзидарәсе форумында булып кайтты. Әлеге чара укучыларны берләштерү, аларда лидерлык сыйфатлары булдыру, активлаштыру һәм үзидарә эшчәнлегендә булган кайбер проблемалы хәлләрне чишәргә ярдәм итү өчен оештырылган иде.
Форум үзең белән таныштыру өлеше һәм секция өлешләреннән торды. Һәр мәктәптән укучылар үзләре белән таныштыруга үзенчә якын килгән иде. Без исә бию аша үзидарәнең бербөтен механизм булуын күрсәтергә тырыштык. Укучылар бик теләп “Мин – лидер”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары яклы яки аңа каршы”, “Командага берләшү”, “Иҗадилык” кебек секцияләрдә актив катнаштылар. Чара резолюция кабул итү һәм флешмоб белән тәмамланды.
Форум укучыларга яхшы кәеф, яңа белемнәр, күнекмәләр һәм бик озакка җитәрлек кичерешләр бүләк итте. -
Сулыкларда сак бул! 20.11.2017

Бүген, 20 нче ноябрь көнне, гимназиядә сулы объектларда куркынычсызлык булдыру айлыгы тәмамланды. Ул 21 нче октябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Сыйныф сәгатьләрендә укытучылар профилактик аңлату эшләре алып барды. Ата-аналар җыелышларында балалар артыннан тикшерүне көчәйтү турында лекцияләр сөйләнде.
Әлеге айлык кысыларында, 31 нче октябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр, 1-4 нче сыйныфлар арасында “Боз өстендә сак бул!” исемле рәсем бәйгесе оештырылган иде. Бүген әлеге бәйгегә түбәндәгечә йомгак ясалды:
1 нче урынга 1 нче сыйныф укучысы Шихалиев С. лаек булды.
2 нче урынга 1 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин И. лаек дип табылды.
3 нче урын 4 нче сыйныф укучысы Идиятуллин Р. га бирелде. -
Ислам мәдәнияте музеена сәяхәт 18.11.2017

17 нче ноябрь көнне, 8 нче сыйныф укучылары, укытучылары Эльмира Рөстәмовна җитәкчелегендә, Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар сүзләренә караганда, аларны Идел буенда татар халкы арасында дин таралу тарихын чагылдырган экспонатлар шактый тәэсирләндергән. Ә өч телдә укып була торган электрон Корьән укучыларны гаҗәпкә калдырган.
Мондый сәяхәт укучыларга белем генә өстәп калмый, ә рухи яктан да баета. Халкыбыз тарихына, дингә хөрмәт хисләре уята. Әлеге кызыклы, мәгълүмати сәяхәт укучылар күңелендә мәңгегә сакланыр дигән теләктә калабыз. -
Чын зоолог булдык! 17.11.2017

Бүген, 17 нче ноябрь көнне, 3 нче сыйныфларда ачык дәресләр узды. Сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Фазыйловна кызыклы, нәтиҗәле туган тел һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләре күрсәтте. Туган тел дәресендә укучылар исемнәрнең берлек һәм күплек саннары турында өйрәнделәр. Ә әйләнә-тирә дөнья дәресендә хайваннарның үсеше һәм үрчүе турында белделәр. Укучылар төркемнәрдә эшләделәр, уеннар уйнадылар, үзләрен тәрҗемәче, чын зоолог итеп хис иттеләр. Дәресләр укучыларга да, дәресне карарга кергән методистларга, укытучыларга да бик ошады һәм югары бәяләнде.
-
"Талантлы син, кеше туганым" 16.11.2017

Бүген, 16 нчы ноябрь көнне, гимназиядә бик матур чара узды. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Миңнуллин Ким Мөгаллим улы, институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, лексикография бүлегең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Сәфәров Ринат Таһир улы безгә очрашуга килгәннәр иде. Әдәби кунакханәнең исемен, Хәсән Туфанның сүзләре белән, “Талантлы син, кеше туганым” дип атадык. Әлеге чарада укучылар галимнәргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Тел, әдәбият өлкәсенә караган кызыклы сорауларга җавапны күренекле галимнәр белән бергәләп эзләү укучыларның да, укытучыларның да һәм килгән кунакларның да күңелләренә хуш килде. Мондый чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз.














