Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Мәгарифтә инновацион менеджмент" 22.03.2018

Бүген, 22 нче март көнне, гимназиядә “Мәгарифтә инновацион менеджмент” темасына Казан шәһәре белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен семинар узды. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре семинарның беренче өлешендә үстерелешле мохит тудыру, икенче өлешендә белем бирү инновацияләре белән идарә итү турында тулы мәгълүмат алды.
-
Озын тәнәфес бәйгесе узды 21.03.2018

Бүген, 21 нче март көнне, “Озын тәнәфес” бәйгесенең шәһәр этабы узды. Әлеге чарага укучылар бик ныклап әзерләнде. Берничә ай алдан биюләр, җырлар, спектакльдән өзекләр өйрәнелә башлады. Концертка әзерләнү процессы укучыларны берләштерде, зур команда хасил итте.
Матур биюләрне - Катарина Алексеевна, моңлы җырларны - Фәридә Шамилевна әзерләде. Барлык номерларны җыеп эшкәртеп, процесс белән Айгөл Эрнстовна идарә итте. Эчтәлекле сценарий Эльмира Рөстәмовна тарафыннан язылды. Концертны режисёр - Артём Рычёв сәхнәгә куйды.
Бүген сәхнәдә “Зәңгәр күл” җырын, татар, кытай биюләрен, театраль тамашаларны күрергә була иде.
Зур чарага үзеннән өлеш керткән һәр укытучыга, барлык укучыларга, җитәкчеләргә, гимназия исеменнән, зур рәхмәт белдерәбез! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз! -
Дулкыннар 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты узды. Быел бәйге Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага багышланган иде. Концертта финалистлар һәм кунаклар чыгыш ясады.
Чарада безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Ахмадуллин Р. чыгыш ясады һәм кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Укучыбызны әлеге җиңү белән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез! -
Ел укытучысы - 2018 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, Россия күләм оештырылучы “Ел укытучысы - 2018” бәйгесенең республика этабы финалы узды. Чарада иң яхшы, алдыгы, креатив, талантлы укытучыларны билгеләделәр. Татарстанда “Ел укытучысы” дип безнең гимназиянең физика укытучысы Хабиров Радик Рифович танылды. Ул Татарстанны Санкт-Петербургта узачак “Россиянең ел укытучысы - 2018” бәйгесендә тәкъдим итәчәк.
Радик Рифович, сезне әлеге зур җиңүегез белән тәбрик итәбез! Сезгә алга таба да фәнни, иҗади уңышлар теләп калабыз! Гимназия данын лаеклы яклаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! -
Табигать белән дус булыйк! 16.03.2018

Бүген, 16 нчы март көнне, 2 нче сыйныфта “Экологик калейдоскоп” темасына экология дәресе узды. Анжелика Евгеньевна укучыларны табигать белән дус булу, анда үз-үзеңне тоту, кызыл китап, табигатьтә булган проблемалар һ.б. таныштырды. Укучылар интрактив тактада булган биремнәрне эшләделәр, шигырьләр сөйләделәр, укытучы биргән сорауларга җавап бирделәр. Яңа кызыклы мәгълүматлар белән танышу укучыларга бик ошады.
-
Л.Н. Толстой иҗатына багышланган викторина 15.03.2018

Бүген, 15 нче март көнне, 5 нче сыйныфлар арасында Л.Н. Толстой иҗаты һәм аның “Кавказский пленник” әсәренә багышланган викторина узды. Бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар үзара дүрт командага бүленеп көч сынаштылар. “Кавказский пленник” әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр, биремнәр эшләделәр, Л.Н. Толстой әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр һәм рәсемнәр ясадылар.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек 15.03.2018

Бүген, 15 нче март көнне, “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г. Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Кызлар Г. Тукайның “Ана догасы” шигыренә инсинировка күрсәттеләр. Бу чыгыш берәүне дә битараф калдырмады.
Район этабында җиңүчеләр шәһәр этабында да катнашачак. Шуңа күрә кызларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар теләп калабыз! -
Дулкыннар бәйгесе үзды 14.03.2018

Бүген, 14 нче март көнне Республика күләм “Дулкыннар” бәйгесе узды. Быел аны Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага багышлаганнар иде. Катнашучылар вокал, нәфис сүз, инструменталь ансамбль, рәсем номинацияләрендә көч сынашты.
Укучыбыз Фаекова Д. үзе язган “Ак моң” әсәре белән, ә Ахмадуллин Р. “Йөрәк сере” шигыре белән чыгыш ясады.
Бәйгенең нәтиҗәсе - 16 нчы март көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак гала-концертта билгеле булачак. Бәйрәм кичәсендә лауреатлар һәм кунаклар чыгыш ясаячак. Укучыларыбызга киләчәктә уңышлар теләп калабыз! -
Театрга сәяхәт 14.03.2018

Бүген, 14 нче март көнне, башлангыч сыйныф укучылары Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры тарафыннан куелган “Карурман аша” спектаклен карап кайттылар. Тамаша Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия теартында узды. Спектакль балаларга бик ошады.
Театр – үзе бер дөнья. Аның кагыйдәләре дә бар. Тамашачы кече яшьтән үк үзен җәмәгать урыннарында тотарга, спектакльне карарга һәм анализларга өйрәнергә тиеш. Безнең укучыларыбыз да әлеге кагыйдәләрне үзләштерделәр, спектакльдән тәэсирләнеп кайттылар.
Мондый кызыклы, файдалы чаралар соңгысы булмас дигән теләктә калабыз. -
Мәрхәмәтле Татарстан 13.03.2018

“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында гимназиядә төрле чаралар үтә. 12 нче март көнне Милләтләр бердәмлеге көненә багышланган дуслык дәресе үткәрелде. 1 нче сыйныф укучылары төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, милли ризыклары, киемнәре белән таныштылар. Күп милләтле илдә дус булып бергә яшәү, төрле милләт кешеләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыру турында әңгәмә оештырылды. Дәрес ахырында укучылар үзләре яраткан милли ризыкны ак кәгазьгә төшереп, аның турында сөйләделәр. Нәни укучыларга кызыклы дәрес бик ошады.
13 нче март көнне “Филипок и все все все” темасына шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Л.Н. Толстойның әсәрләрен сөйләделәр. Бәйгенең максаты язучы иҗаты белән якыннан таныштыру иде.
Әлеге акция кысаларында чаралар атна буе дәвам итәчәк. Укучыланы актив катнашырга чакырабыз!














