Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Татар телендә олимпиадалар үтә 05.02.2018

Бүген, 5 нче февраль көнне, гимназиядә төрле фәннәр буенча, шәһәр олимпиадасының мәктәп этабы узды. Ул - география, биология, физика, җәмгыять фәннәреннән үткәрелде. Әлеге олимпиадаларның үзенчәлеге шунда: биремнәр барысыда татар телендә бирелде.
Олимпиадаларда катнашучы укучыларга һәм аларны әзерләүче укучыларга уңышлар телибез! -
"Батарейка тапшыр һәм Керпене коткар" акциясе тәмамланды 05.02.2018

Бүген, 5 нче февраль көнне, “Батарейка тапшыр һәм Керпене коткар” акциясенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын – 4 нче В сыйныфы (206 батарейка)
2 нче урын – 4 нче Б сыйныфы (137 батарейка)
3 нче урын – 8 нче Б сыйныфы (108 батарейка)
Шулай ук акциядә 1 нче А, 1 нче Б, 2 нче А, 2 нче Б, 2 нче В, 5 нче Б, 5 нче В, 7 нче А, 7 нче Б сыйныфлары актив катнаштылар.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез! -
"Раштуа укулары" конференциясе узды 02.02.2018

Безнең укучылар иҗади өлкәдә дә, фәнни өлкәдә дә бик яратып, актив катнашалар. Гыйнвар ае төрле конференцияләргә, бәйгеләргә бик бай.
Менә 27 нче гыйнвар көнне дә республика күләм “Раштуа укулары” конференциясе узды. Әлеге чарада безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Фаекова Дилә катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Диләне һәм аның җитәкчесе Эльмира Рөстәмованы әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез, фәнни уңышлар телибез. -
Ачык дәресләр дәвам итә 02.02.2018

Бүген, 2 нче гыйнвар көнне, табигать фәннәре айлыгы кысаларында, география фәне буенча “Параллельләр һәм меридианнар” исемле ачык дәрес үтте. Аны 5 нче Б сыйныфы өчен география фәне укытучысы Земфира Әхтәмовна үткәрде. Дәрестә укучылар төркемнәрдә эшләделәр, глобуслардан, контурлы карталардан меридианнар һәм параллельләрне таптылар, төрле күнегүләр эшләделәр. Земфира Әхтәмовна апельсин һәм мандариннар мисалында, күрсәтмәлелек методын кулланып, меридианнар һәм параллельләрне күрсәтте. Әлеге кызыклы ачыш укучыларга да, ачык дәресне бәяләгән методистларга да бик ошады.
Шундый кызыклы, мәгълүматларга бай дәрес күрсәткәне өчен, Земфира Әхтәмовнага рәхмәт белдерәбез һәм алдагы педагогик эшчәнлегендә уңышлар телибез. -
"Казан сандугачы - 2018"
01.02.2018
Укучыларыбыз район, шәһәр күләмендә оештырыла торган бәйгеләрдә актив катнашып урыннар яулыйлар. Гыйнвар аенда уздырылган шәһәр күләм “Казан сандугачы - 2018” бәйгесендә безнең гимназия укучылары да катнашты.
“Халык җыры – СОЛО” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Фаекова Д. беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Шулай ук, Мустафина Ф.Ш. җитәкчелегендәге “Чишмә” ансамбле дә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек дип табылды. Шундый талантлы укучыларыбыз булу белән без бик горурланабыз.
Җиңүчеләр һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы тормышларында да уңышлар телибез! -
"Ел укытучысы - 2018" 01.02.2018

22-25 нче гыйнвар көннәрендә, Мәскәү районы 122 нче гимназия базасында, “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең шәһәр этабы узды. Укытучылар “Предмет укытучысы” номинациясендә көч сынаштылар. Бәйгедә безнең гимназиянең физика укытучысы Хабиров Р.Р. да уңышлы чыгыш ясады. Белем бирүдә осталыкларын уңышлы күрсәтеп Радик Рифович республика этабына үтте.
Хөрмәтле, Радик Рифович! Сезне җиңүегез белән тәбрик итәбез, яңа уңышлар, үрләр яулавыгызны теләп калабыз! -
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу узды 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне гимназиядә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу узды. Чара укучылар өчен дә, укытучылар өчен бик кызыклы булды. Балалар язучыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аның матур шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырлар җырладылар. Укучыларны язучының иҗаты гына түгел, ә тормыш юлы да кызыксындырды. Укучылар фикеренчә, алар Равил Фәйзуллинның иҗатын яңа яктан ачканнар. Аның шундый белемле, чиста күңелле, талантлы кеше булуына сокланганнар.
Шагыйрь укучыларга тырышып укырга, алга максатлар куярга, үзеңнең күңел чисталыгың һәм сәламәтлегең турында кайгыртырга киңәш итте.
Шундый кызыклы, эчтәлекле очрашу өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, Равил Габдрахманочичка һәм Алсу Низамовнага вакыт табып, очрашуга килгәннәре өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез. -
Юлларда сак бул! 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне гимназиягә полициянең өлкән лейтенанты, Вахитов районы буенча ГИБДД бүлеге хезмәткәре Шакирзянов Ильназ Ильдарович килгән инде. Ул укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук, юлларда булган куркыныч хәлләрне дә мисал итеп китерде. Юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен күрсәтмәлелек методын кулланып аңлатты. Укучылар бер-берсен уздыра уздыра инспекторның сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар өчен бик кирәкле, кызыклы әңгәмә оештырган өчен Ильназ Ильдаровичка рәхмәт белдерәбез! -
Йолдызлы билет 29.01.2018

25 нче гыйнвар көнне безнең гимназия укучылары “Йолдызлы билет” бәйгесенең район этабында чыгыш ясадылар. Укучылар үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар. 2 нче сыйныфтан Абдуллина З. - өченче урын , ә 5 нче сыйныфтан Кузнецов Д. - икенче урын яулап, бәйгенең шәһәр этабына үтте.
Жюрилар урыннар билгеләгән арада укучылар мәктәп музее белән танышырга да өлгерделәр.
Афәрин, укучылар! Сезне гимназия исеменнән җиңүегез белән тәбрик итәбез! -
"Минем сыйныфым, минем мәктәбем" 29.01.2018

Беренче сыйныф укучылары да абый-апаларыннан калышмыйлар. Гимназия тормышында актив катнашалар, кызыклы чаралар уздыралар.
Нәни укучылар “Минем сыйныфым, минем мәктәбем” исемле проект якладылар. Проект билгеле бер кысаларга кертелмәде, шуңа күрә укучылар барлык фантазияләрен эшкә җиктеләр. Кемдер проектын плакат итеп эшләсә, ә кемдер портфолио, китап формасында эшләп килгән иде. Әлеге темага балаларның фикерләрен ишетү аеруча кызыклы булды. Алар ничек беренче тапкыр мәктәпкә килүләре, сыйныфташлары белән дуслашулары турында сөйләделәр.
Проект методы укучыларны кызыксындыру, сөйләм күнекмәләре һәм игътибарлылыкны арттыру өчен кулланылды. Укучыларга да, сыйныф җитәкчесе, Фасляхова А.Р. га да мондый чара бик ошаган.
Гимназиягә мәхәббәт тәрбияләүче, сыйныфны бердәм итүче чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз!














