Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ чыңлады... 23.05.2017

Ак алъяпкыч, көрән форма-күлмәк, ак бантлар ... Кемнәрне генә дулкынландырмый да, кемнәрне генә дистәләгән еллар артка - балачагы белән саубуллашкан үз чорының соңгы кыңгырау кичәсенә алып кайтмый икән?! Гимназия ел саен ничәмә-ничә баласына “канат куя”. Менә быел да ул 20 баласын очар кош итеп, үз канаты астыннан олы тормыш юлына “очырды”. Ак алъяпкычларында ак канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Соңгы кыңгырау – кеше гомерендә бик җитди төстә бары бер тапкыр гына кабатлана торган мөһим вакыйга. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да соңгы кыңгырауны үзләренең хәтерләрендә озак еллар саклар. Соңгы кыңгырау кичәсенә алар бер-ике ай алдан бик тырышып әзерләнде, кичәгә әти-әниләрен, укытучыларын чакырганнар иде. 11нчеләргә хәер-фатихаларын бирергә педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе И. Г. Хадиуллин һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназиябезнең фәнни җитәкчесе Ф. Ф. Харисов та килгәннәр иде. Кичәнең программасы укучыларның үзләре иҗат иткән заманча әсәрләр аша сугарылган булуы белән аерылып торды. Ахырда сүз укытучыларга һәм ата-аналарга бирелде. 2017нче елгы чыгарылышлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады!
-
Казансу ярында СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ шалтырады... 23.05.2017

Гимназиядә башланган бәйрәм Казансу елгасы яры буенда дәвам итте. Бүген бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Быел да соңгы кыңгырау шәһәрнең барлык 11нче сыйныф укучыларын Казансу елгасы яры буенда урнашкан үзәк мәйданнарның берсенә җыйды. Гимназиянең 11нче сыйныф укучылары да шәһәребезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга - мөстәкыйль тормыш юлына озаткан кыңгырауның соңгы чыңлавын тыңларга бардылар. Казан мэры И.Р. Метшин чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәмнәре белән шәхсән котларга килгән иде: үзенең изге теләкләре соңында И. Метшин алмашка киләчәк яшь буынны символлаштырган ак алъяпкыч, ак бантлар таккан кечкенә кызчыкны иңенә утыртып, чыгарылыш сыйныф укучыларына соң мәртәбә чыңлаган кыңгырау тавышын тыңлатты.
-
Рәхмәт сиңа, "Мәрхәмәтле Казан"! 23.05.2017

Казансу ярында яңгыраган соңгы кыңгырау, 11нче сыйныф укучылары белән беррәттән, кайбер 1нче сыйныф укучыларына да чын бәйрәм булды. Хәер, игелекле эшләрне күп эшләсәң, яхшылыгың беркайчан да җирдә ятмас, һичшиксез, үзеңә әйләнеп кайтыр! 1В сыйныфы укучысы Я. Полякованың кылган яхшылыклары инде үзенә әйләнеп тә кайтты. Шулай булмый ни, "ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР КӨНДӘЛЕГЕ"н үзенең "өстәл китабы"на әверелдергән укучыбызны бүген шәһәр мэры И.Р. Метшин үзе тәбрикләде! Әлеге көндәлеккә аерым бер хасият белән караган укучыбыз район күләмендә ҖИҢҮЧЕ буларак танылып, җиңүгә ирешкән башка яшьтәшләре белән беррәттән, ҖИҢҮЧЕ ДИПЛОМЫна һәм "Мәрхәмәтле Казан" логотипы төшерелгән укучы букчасына ия булды. Афәрин!
-
"Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсен гөрләттек! 20.05.2017

"Язгы изгелек атнасы" игелекле гамәлләргә бихисап бай булды. 20нче май көнне Горький паркында узган "Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсе игелекле эшләр башкаруда ни дәрәҗәдә әзерлекле булуыбызны күрсәтте. "Тамчыдан күл җыела..." дигәндәй, һәр сыйныф үзләреннән өлеш кертә торгач, ярминкә өстәлләре хәйрия товарларыннан сыгылып торды. Хәйрия товарларын сатуны оештырып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә 10нчы сыйныф укучылары тырышлык куйды. Товарларның кулдан эшләнгәннәренә ихтыяҗ аеруча зур булды. Барлык товарлар да уңышлы сатылып беткәч, җыелган амәнәт ярминкәнең хәйрия фондына тапшырылды. Кояшлы шимбәдә Горький паркы аллеясында "Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсе әнә шул рәвешле гөрләде.
-
Изге гамәлләре - "Игелекле эшләр көндәлеге"ндә! 20.05.2017

"Яхшылык эшлә дә, суга сал...", -ди халык гыйбарәсе. Әмма безнең 1нче сыйныф укучылары бу гыйбарә белән килешми, ә киресенчә, һәрбер кылган яхшы гамәлләрен алар түкми-чәчми "Игелекле эшәр көндәлеге"нә теркәп бара. 1нче сыйныфлар арасында "Игелекле эшләр көндәлеге"н тутыру бик актуаль гамәлләрнең берсе булып тора. Әлеге көндәлекне кулларына өләшкән көннән башлап, "Һәр көнне изгелек кыл!" девизын үзләренә максат итеп куйган беренчеләр.Иртән, дәресләр башланганчы, әлеге көндәлекләрне алып, кемнең нинди изге эшләр башкарганын анализлау - көн графигына кертелгән табигый гамәл. Әлбәттә, игелекле эшәрне башкарудан беркем дә баш тартмый бездә. Әмма ул эшләрне бит әле онытмыйча теркәп тә барасы бар! Беренчеләр арасында бу эшне барлык таләпләргә туры китереп, иң оста башкарган 1 В сыйныфы укучысы Я. Полякова булды. Район күләмендә дә Я. Полякова алдынгы сафларга чыгып, " Мәрхәмәтле Казан" ярминкәсендә " ИҢ-ИҢНӘР" рәтендә бүләкләнде. 1 В сыйныфы укучысы Я Полякованы һәм аның җитәкчесе А. Е. Харитонованы беренче сыйныфтагы беренче уңышлары белән котлыйбыз!
-
Үткәнгә борылыш: " Галстугым шуңа ал минем..." 19.05.2017

19 май - Пионерлар оешмасының туган көне. Әлбәттә, хәзерге вакытта бу көнгә аерым игътибар бирелми. Әмма үткәнгә борылып, тарихыбызы барлау барышында мондый күркәм бәйрәмнәрне искә алмыйча узу хәрам булыр иде. Гимназиядә бу көнне патриотик җырлар тыңлау гадәткә кергән. Менә бүген дә коридорда көнозын патриотик җырлар яңгырап торды. Пионер атрибутикаларыннан оешкан күргәзмәдә укучыларга кызыл галстукны, барабан -быргыларны кулга тотып карау мөмкинлеге дә булдырылды.
-
19 нчы май - Гимназия укучыларын данлау көне. 19.05.2017

19 нчы май - гимназия укучыларын данлау көне. Данлау көненең нәкъ менә 19нчы майга билгеләнүе очраклы түгел, әлбәттә. Элеккеге пионер туган көненә алмашка бәйрәм булсын дип, махсус билгеләнгән ул. Укучының уку елы дәвамындагы тырышлыгы нәкъ менә бу көндә данлана. Исемлекне барлый торгач, данлауга лаеклыларның быел да аз түгел икәнлеге ачыкланды. 50дән артык мактау грамотасы әзерләнде! Иң беренче чиратта, әлбәттә, үзләренең белемнәрен фәнни яктан аклаган укучылар бүләкләнде. Төрле фәннәрдән олимпиадаларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңгән һәм призлы урыннарга ия укучыларыбыз байтак булып чыкты. Соңрак, иҗади бәйгеләрдә җиңүче һәм гимназиянең иҗтимагый тормышында кайнаучы актив укучылар бәяләнде. Макулатура тапшыруда алдынгылыкка чыккан сыйныфлар грамотага өстәп тапшырылган тортларга бик канәгать калдылар.
-
Татарстан Варислары сафын тулыландырдык! 19.05.2017

Бүген 5нче сыйныф укучыларын тантаналы төстә Татарстан Варислар сафына кабул иттек. Кичәдә Вахитов районы ветераннар Советыннан да вәкилләр катнашты. Бәйрәмгә укучылар озак әзерләнде. Варисларның һәрбер законын, девизын, шигарен яттан өйрәнделәр алар. Ике дәүләт телендә дә варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз биргәннән соң, кайчандыр, үзләре дә пионер булган ерак балачакларына кайтып, байрак төсендәге галстук тагуның тантаналы мизгелләрен кичергән директорыбыз һәм ветераннар Советыннан килгән кунаклар укучыларыбызның муенына Татарстан байрагын хәтерләткән өч төсле галстук бәйләде.
-
Соңгы кыңгырау чыңлама... 18.05.2017

Чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме быел 23нче майга билгеләнгән. Алда "урак өсте" башланырга торуына карамастан, мәктәптә узачак соңгы бәйрәмне истә калырлык итеп уздырасылары килә аларның. Бу максаттан актлар залында көн саен репитицияләр уза.
-
"Иҗади балкыш"та калыккан йолдызчык! 16.05.2017

"А.С.Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында" дип аталган I Республика балалар иҗат коллективлары конкурсында катнашып, "Нәфис сүз" номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломына ия булган 4 Б сыйныфы укучысы И. Закированы иҗади уңышка ирешүе белән котлыйбыз. Киләчәктә үзенең дә сәхнәләрдә якты йолдыз булып балкуын теләп калабыз.














