Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм Республика имтиханы 24.04.2017

24.04.2017 көнне гимназия ППЭ урынын үтәде. Вахитов районы мәктәпләреннән килгән 9нчы сыйныф укучылары гимназиядә татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Имтихан узачак урын барлык таләпләргә туры китереп җиһазландырылды. БРИ тиешле дәрәҗәдә тыныч һәм барлык шартлар җиренә җиткерелгән хәлдә уңышлы узды.
-
Өмәләр дәвам итә... 22.04.2017

ЭКОЛОГИЯ ЕЛЫ уңаеннан һәм язгы чистарту-агарту эшләрен үтәү максатыннан ике айга игълан ителгән язгы өмәләр үз эшен дәвам итә. Укучылар хезмәт дәресләрендә гимназия территориясен көзге яфраклардан чистарту белән шөгыльләнәләр. Бүген менә гимназия яны чәчәклекләрен казып, тырмалап, тиздән утыртылачак орлыкларга ашламалы җир дә әзерләп куйдылар. Афәрин, укучылар.
-
Халыкара олимпиадада катнаштык 22.04.2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан узган Халыкара Олимпиадада 9 А сыйныфы укучысы Д. Фаекованың уңышлы чыгышы белән котлыйбыз. Гимназиягә болай да даими уңышлар китереп торучы укучыбыз бу юлы да, мактау вә мәртәбәләргә ия булып, президент тарафыннан котлау сүзләре ишетеп кайтты.
-
"Өметле киләчәк " номинациясендә җиңүче 21.04.2017

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды.Безнең гимназия укучысы Н. Бәхтиярова "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булып, "Баскет-холл" залында чыгыш ясады һәм шәһәр данын яклады. Котлыйбыз!
-
Тукай иҗаты буенча шигъри бәйге 19.04.2017

Тукай һәм Туган тел айлыгыгы уңаеннан, 19нчы апрель көнне гимназиядә Тукай иҗаты буенча шигъри бәйге узды. Һәр сыйныфтан бер нәфис сүз остасы сайлап алынды һәм әлеге укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле башкаруда үзара ярышты. Бәйге ике номинациядә каралды : 1) Тукай шигырьләрен оста башкаручы; 2 ) Тукайга багышланган авторлык шигырьләрен оста башкаручы. Башлангыч сыйныфлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә : 3 урын - А. Габдрахманова, 2 урын - К. Хөснетдинова, ә менә 1нче урынны ике укучы үзара бүлеште - Т. Беглов һәм Р. Габдерафиковка тиңнәр, ай-һай, табылмады! Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында урыннарны гадел жюри түбәндәгечә хәл итте : 3 урынга - А. Лотфуллина һәм К. Гобәйдуллина, 2 урынга - Ә. Әхмәдуллина, 1 урынга - Н. Турлов чыкты! Котлыйбыз!
-
Патриотик тәрбия 19.04.2017

Патриотик тәрбия прогаммасының үтәлешен тикшерү кысаларында, 19нчы апрель көнне, Вахитов районы ветераннар Советы делегациясе гимназиягә эшлекле визит белән килде. Ветераннар Советы председателе Г. П. Бертников, Идел буе районы ветераннар Советы вәкиле Н. Поликарпов, Мәгариф бүлеге белгече Т. А. Чеснокова, Вахитов районы өстәмә белем бирү оешмасы кураторы Л. М. Фоменкодан торган комиссия әгъзалары гимназиядә патриотик тәрбия барышын күзәтте һәм анализлады. Тәрбия барышының кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә үтәлешен үз күзләре белән күреп китте алар. " Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк", ди халык гыйбарәсе, шуны истә тотып, кунакларны, иң әүвәл, гимназиябезнең "Туган якны өйрәнү музее"на алып кердек. Бәйнә-бәйнә "тарихыбызны барлагач", патриотик эшчәнлек белән таныштыруны актлар залында дәвам иттек. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Е. Харитонова хәрби-патриотик тәрбия эшчәнлегенең гимназиядә калыплашкан системасын презентацияләде, яңа проектлар белән таныштырды, гимназия сайтында урын алган "Звезда" ("Йолдыз") сәхифәсенә тукталды. Укучыларыбызның гаилә шәҗәрәләренә нигезләнеп, аларның гаиләләрендә Бөек Ватан сугышының ни рәвешле йогынты ясаганыннан чыгып төзелгән "Гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы " дип аталган виртуаль китап та патриотик тәрбиянең бер урында таптанып тормавы, гимназиядә чын ватанпәрвәр егетләр һәм кызлар тәрбияләнүе хакында сөйли.
-
"Алар илгә ҖИҢҮ алып кайтты" күргәзмәсе 18.04.2017

Икенче катның диварлары безнең күңелләрдә әйтеп бетергесез горурлану хисләре кузгата. Бу көннәрдә генә башлангыч сыйныф укучылары үзләренең чираттагы иҗат күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. "АЛАР ИЛГӘ ҖИҢҮ АЛЫП КАЙТТЫ" һәм " БЕЗ - 41нче ел балалары" дип исемләнгән плакатлар күргәзмәсе коридордан үтеп йөргән беркемне дә битараф калдыра алмый.
-
Өмәләр 17.04.2017

-
15 апрель - Тукайны искә алу көне 15.04.2017

15 апрель – Тукайны искә алу көне. Бу көнне бөек татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Апрель ае гимназиядә ТУКАЙ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ АЙЛЫГЫ буларак билгеләнә. Тукай вафатына да нәкъ 1 гасыр да 4 ел вакыт узып киткән. Шул максаттан гимназиядә митинг узды. Укучыларга Тукай вафаты белән бәйле истәлекләр хакында сөйләнде.
-
15 апрель - ЭКОЛОГИК БЕЛЕМ КӨНЕ 15.04.2017

2017 ел - ЭКОЛОГИЯ ЕЛЫ булганлыктан, гимназиядә экологиягә мөнәсәбәтле күп кенә чаралар уздырыла. ЭКОЛОГИК БЕЛЕМ КӨНЕ мөнәсәбәтеннән чираттагы чара - " Экология һәм мин" дип исемләнгән интерактив квест уены узды. Уенда 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 7нче сыйныф укучылары, уенда үзара ярышучы 5-6 сыйныф укучыларына дәрт, уен барышына ямь өстәп, үзләренең концерт номерларын күрсәтте. Бәйрәмне оештыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Е. Харитонова, география укытучысы З. Ә. Әхмәдуллина һәм педагог-оештыручы Р. Р. Асылгәрәева катнашты. Уенга актлар залында старт бирелде. Укучылар 4 командага бүленеп, " Табигатьтә экстрим", "Татарстан елгалары", Туган җирем - Татарстан", " Кеше һәм табигать" дип исемләнгән станцияләрне уңышлы узып, һәр станциядә экологик файдалы гыйлемгә өйрәнергә тиешләр иде. Барлык биремнәрне уңышлы узып, актлар залында алар үзләренең станция саен алган белемнәрен исбатладылар. Шулай итеп, 20 балл туплап, 6 А сыйныфы командасы уенда җиңүче булды.














