Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Ярминкәгә әзерлекне башладык! 15.05.2017

Бүгеннән бездә "Язгы изгелек атнасы"на старт бирелде. Атналык 15-20 май көнәре аралыгында узачак һәм 20нче май (шимбә) көнне "Мәрхәмәтлелек ярминкәсе" белән төгәлләнәчәк. Хәзер исә сыйныфлар ярминкәгә үз өлешләрен кертү белән мәшгуль: хезмәт дәресләрендә төрле кул эшләнмәләре ясыйлар, кызлар бәйләү, тегү-чигү белән шөгыльләнсә, малайлар исә күн тукымадан ниләрдер каеп-уеп ясау, махсус материаллардан кәрзиннәр үрү белән мавыга... Әлбәттә, кызларның аш-суга осталары нидер пешереп килүне хуп күрә. Ничек кенә булмасын, ниятләр изгелек эшләүгә омтылганда ярминкәләр гөрләп узар, дигән өметтә калабыз.
-
Лаеклылар данланачак! 13.05.2017

19 май - гимназия укучыларын данлау көне. Бу бәйрәм, традиция буларак, ел саен билгеләп үтелә. Быел бу көндә 5нче сыйныфларны Татарстан варислар сафына кабул итү дә планлаштырыла. Кемнәр данлауга лаек соң ?! Монысы әлегә сер булып калсын...
-
"Җәйге китап тылсымы" күргәзмәсе 12.05.2017

Менә соңгы чирекнең дә соңгы аен ваклыйбыз. Укучыларның җәйге каникулларына да күп калмый. Гимназия китапханәсе җәйге каникулда укырга "Җәйге китап тылсымы" дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
-
Җиңел атлетика җиңелләрдән түгел... 11.05.2017

11нче май көнне 4В, 6Б, 7А, 7 Б сыйныфы укучылары "Хезмәт резервлары" спорт комплексында үзләрен җиңел атлетика буенча узган ярыш Беренчелегендә сынады.
-
Команда Беренчелеге хакына! 10.05.2017

10нчы май көнне 9-10 сыйныф укучылары җиңел атлетика буенча команда Беренчелеге ярышларында катнашты.
-
"Үлемсез полк" йөрешенә кушылдык! 09.05.2017

Җиңү көнендә 4,5,6, 7 сыйныф укучылары һәм педагоглар " Үлемсез полк" йөрешенә кушылды! Быел бу тантаналы йөрештә тагын да күбрәк кеше катнашты. К.Маркс һәм Жуков урамнары киселешендә старт алган йөрешкә 2 сәгать алдан килү гадәткә әверелде, чөнки бихисап халык агымында адашып калмыйча, үз иптәшләрең белән иңгә-иң торып, сыйныфташларың белән фронтташ бабаларың турындагы истәлекләр белән бүлешеп-аралашып баруга ни җитә! "Үлемсез полк" сәгать 3тә кузгалып китте. Портретлар баш өстенә күтәрелеп, күз карашлары түбәнгә төбәлде... Һәр кеше "үз дөньясы"на чумды: бу тынлык гүя яу кырында ятып калган мәрхүмнәрне искә алудагы бер минут тынлыкның дәвамы булды. Тукталыш саен "Ур-ра" кычкырулар гына халыкны бүгенге тыныч тормышка кайтарды, Җиңү көнен бәйрәм итеп, мәрхүмнәргә дан җырлауларын исләренә төшерде.
-
Җиңү көне белән! 06.05.2017

Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйбыз! Бабаларыбыз үз гомерләренә бәрабәр казганып алган тынычлыкны ватанпәрвәрлек хисләренә үреп киләчәк буынга тапшыра алсак иде. Күкләребез гел аяз, илләребез тыныч булсын! Җиңү көне белән сезне!
-
"Батырлык дәресе"ндә кунакта 05.05.2017

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан 3 В сыйныфы укучылары "Батырлык дәресе"ндә кунакта булып кайттылар. Росгвардия идарәсенең Татарстан республикасы буенча махсуслаштырылган тиз эш йөртүче төркеме ( СОБР) укучыларыбызга махсус дәрес үткәрде. Балалар СОБР ( тиз эш йөртүче махсус төркем ) эшчәнлеге белән танышты. Кинолог һөнәре белән дә укучылар бик теләп кызыксынды. Бу турыда тулырак мәгълүмат белән алда күрсәтелгән сылтама аша таныша аласыз.
-
Киров бакчасында Җиңү көнен каршыладык! 04.05.2017

Бүген 4нче сыйныфлар элеккеге Печән базары урынында урнашкан Киров бакчасында Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Былтыргы белән чагыштырганда, бәйрәмдә халык быел бик күп түгел иде. Буш утыргычлар күп булганлыктан, укучылар да ветераннар яныннан урын алды. Сугыш чоры җырларыннан төзелгән бик матур репертуарда "Спасибо Деду за победу" җыры балаларга иң ошаган номерлардан булды, чөнки алар бу җырга үзләре дә кушылды. Концерт карагач, балалар паркта оештырылган төрле кызыксындыргыч чараларга ашыкты. Аннары "Солдат боткасы"на да чират җитте. Ботканы авыз итүдән беркем дә баш тартмады: арыш икмәге белән карабодай боткасын "ялт" иттерде балалар. Зур Җиңү көнен каршылауга багышланган бәйрәм - күңелләрдә, ә " Солдат боткасы" ның тәме укучылар авызында озак сакланыр әле!
-
"Безгә тынычлык кирәк" күргәзмәсе 03.05.2017

Җиңү көнен каршылау бездә һәрьяклап сизелә: сыйныфлар " Үлемсез полк"ка әзерләнә, башлангычлар ветераннарны котлап өчпочмаклы хатлар әзерләү белән мәшгуль булса, китапханәдә исә күргәзмәләр көннән-көн яңара... Менә бүген дә өр яңа күргәзмә пәйда булган. Җиңүгә багышланган китапларның солтаны - ХӘТЕР КИТАБЫ - күргәзмәнең иң түреннән урын алган! Бер баскычка астарак, уң якта - сугыш чоры поэзиясе,сул якта - сугыш чоры прозасы урын алган. "Алар илгә Җиңү алып кайтты " сериясеннән булган китаплар урта бер җирдә "кызыл йолдыз" булып балкый...














