Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Киокусинкайчылар киокусинкайдан кайтты! 09.03.2017

Гимназиядә кызыксынган укучылар физик тәрбия укытучысы Э.Җ. Фәйзуллин җитәкчелегендә киокусинкай каратэ төре белән дә шөгыльләнәләр. Менә бу юлы да үзләренең мөмкинлекләрен сынап карарга форсат табылды: "Подросток" муниципаль бюджет оешмасы тарафыннан оештырылган ачык беренчелектә катнаштылар.Киокусинкай командасы бу бәйгедән 7 диплом алып кайтты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: үз яшьтәшләре категориясендә өч -3нче, ике -2нче һәм ике - 1нче урын - безнеке! Афәрин !
-
Бәйрәм белән сезне ! 07.03.2017

Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны һәм гимназиянең гүзәл затлардан булган ашханә һәм техник хезмәткәрләрен 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә хатын-кыз бәхете, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелеге теләп калабыз!
-
"Куркынычсызлык тәгәрмәче - 2017" 07.03.2017

Гимназия командасы "Куркынычсызлык тәгәрмәче - 2017" яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесендә актив катнаштылар һәм дипломга ия булдылар. Афәрин.
-
Укучыларыбыз фән үрләрен яулый! 06.03.2017

28 февраль көнне Казанның 131нче санлы лицеенда “Фән көннәре” дип аталган IV фәнни–гамәли конференция узды. Гимназиядән барлыгы докладлы 4 чыгыш тәкъдим ителде. “Рус теле һәм әдәбияты”, “Информатика һәм ИКТ” секцияләрендә 2 укучыбызның чыгышы призлы урынга лаек дип табылды.Шул форсаттан файдаланып, приз ияләрен – 9 Бсыйныфы укучысы З.Зиятдинованы һәм 8 Б сыйныфы укучысы А.Бикмуллинны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә фән үрләрен яулап, фән күгендә якты йолдыз булып балкуларын теләп калабыз!
-
Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырладылар ... 02.03.2017

1 Б сыйныфы бүген Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырлады... Беренче укытучыларына да беренчеләр әлегә беренче генә шул, шул сәбәпле дә укытучыларына бик кадерле бугай алар. Әлифба бәйрәме шактый оешкан төстә узды: балалар җырлады, биеде, ата-аналар да зал тутырып утырды. Чара ахырында сыйныф җитәкчеләре Г.И.Хәбибуллина истәлекле бүләкләр дә тапшырды үзләренә. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Белем илендә югалып калмаска, Әлифба салган төпле нигезне югалтмаска, белем илендә шул белемнәрне аклауларын теләп калабыз.
-
ӘЛИФБА, ӘЛИФБА... китәсең бит инде... 01.03.2017

Бүген “әлиф”не таяк дип тә белмәгән... Юк, киресенчә! Әлифбаны яттан белгән 1 “В” сыйныфы бүген иң яраткан , иң якын һәм иң кадерле булган тәүге китаплары белән хушлашты. Актлар залында күңелләргә белем нуры алудан шатлык хисе өстәп, тик үзе үзе белән аерылышудан моңсулык тойгысы бирә торган хисси вә самими бер халәттә ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ үткәрделәр алар. Үзләре дә бәйрәмне оештыруда беренче укытучылары А. Е. Харитоновага һәм, әлбәттә , ӘЛИФБАга рәхмәтле беренчеләр! Тәүге тапкыр хәреф таныткан Әлифба һәм тегәр җепкә сәйлән тезгәндәй, кулдан тотып хәреф арты хәреф язарга өйрәткән укытучы да әлифбадай якын булып истә кала шул.
-
Сыйныф сәгате : "Ил өстендә илле дустың булсын !" 27.02.2017

4 А сыйныфында " Ил өстендә илле дустың булсын" дип аталган тәрбия сәгате узды. Балалар дуслыкка багышланган темага сөйләште. Дусларны эзләргә һәм табарга, ә тапкач, аларны сакларга кирклеге хакында укытучылары А.Ф. Сафиуллина бик тәфсилләп аңлатты. Ахыр килеп, һәркемнең дусты барлыгы һәм һәрберсе үзенең дусты белән чиксез горурлануы хакында җиткерде. Гомуми дуслык булуы да ачыкланды:4 А сыйныфы үзара "Иң дус сыйныф" булып чыкты.
-
Ватанны саклаучылар көне белән сезне! 23.02.2017

Яшьлекләрендә армия сафларында хезмәт иткән ир-ат укытучыларыбызны һәм гимназиянең техник хезмәткәрләрен,үсеп килүче ватанпәрвәр яшь буын укучыларыбызны 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
-
21 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!!! 21.02.2017

21 февраль - Халыкара ТУГАН ТЕЛ көне. Бу олы бәйрәм көненә гимназиядә аерым зур игътибар һәм ихтирам күрсәтелә һәм ел саен грандиоз рухта зурлап билгеләп үтелә. Беренчедән, безнең гимназия укучылары өчен ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ,ким дигәндә, елына ике мәртәбә кабатлана! 21 февраль һәм 26нчы апрель бездә “игезәк бәйрәм” санала һәм апрель аенда уза торган ТУКАЙ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ кебек милли югарылыкта аерым бер хасият илә күркәмлек вә нәзакәтлек белән бәйрәм ителә. Болай да милли мәктәп булганлыктан һәм 2016нчы елда гимназиягә Тукай исеме дә бирелеп, хәзерге вакытта мәктәбебез горуранып Тукай исемен йөрткәнлектән ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕНЕҢ елга ике булуы безнең гимназиягә гайре табигый вә гаҗәп хәл булып тоелмый. Киресенчә, “игезәк бәйрәм”нең икесе дә тигез дәрәҗәдә бәйрәм ителә. ТУГАН ТЕЛне ТУКАЙдан, ТУКАЙны ТУГАН ТЕЛдән аерып булмаган кебек бу бәйрәмнәрне бер-берсеннән аерып карау хәрәм булыр иде... Актлар залында бүген шаулап-гөрләп ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ узды. Тәрбияви эчтәлекле рухта оештырылган бәйрәм кичәсе өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.Р. Хөснетдиновага рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай һәм ТУГАН ТЕЛ образларына җан өрү - бәйрәмнең кульминацион өлеше - нур өстенә нур булды, дияр идем, чөнки нәкъ менә бу алымда татар халкына хас булган милли кыйммәтләр дә чагылыш тапкан, ТУГАН ТЕЛгә мәдхия җырланган һәм телебезнең киләчәге мәңгеләштерелгән булуы су астындагы мәрҗән кебек яшерен вә серле һәм туган теленең кадерен бөтен барлыгы вә җан-тәне белән аңлаган кеше өчен тонык суда чагылган сурәт кеби ачык иде.
-
Ватанны саклаучылар көнен каршылауга багышланган чаңгы ярышы 20.02.2017















