Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Инглизчә әлифба бәйрәме 14.04.2017

Бүген 2нче сыйныф укучылары инглиз теле әлифбасын бәйрәм итте. Алар хәзер татар, рус, инглиз әлифбасын яттан белсә, быелдан башлап, эксперименталь фән буларак укытыла торган кытай теленнән кытай иероглифларын да өйрәнә. 1нче сыйныфта укучылар дәүләт телләре саналган ике телнең әлифбасын яхшылап өйрәнсә, 2нче сыйныфта исә моңа тагын ике тел – инглиз һәм кытай әлифбалары килеп кушыла. Әлбәттә, телләр белү – замана таләбе. “Телләр белгән - илләр гизгән...” ди халык гыйбарәсе. Әлбәттә, шагыйрь әйтмешли, туган телең үги калмаса... Күптеллелек шартларында туган тел һәрвакыт беренче урында булсын өчен гимназия бар көчен куя. Тукай исемендәге гимназия буларак та, Тукай иҗатын 3 телдә белүне үзебезгә максат итеп куйдык. Бүген узган “Инглиз әлифбасы бәйрәме” дә Г. Тукай шигырьләрен инглизчә сәхнәләштерү, “ И, туган тел!”не инглизчә җырлап башкару белән бергә үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне оештыручы инглиз теле укытучысы И. Г. Хәмитовага олугъ ихтирам һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
СЕМИНАР: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган педагогик технологияләр" 13.04.2017

Бүген гимназиядә " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылган педагогик технологияләр" дип исемләнгән СЕМИНАР узды. Семинар ахырында филология фәннәре кандидаты, Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доценты М. М. Шәкүрова катнашында, шушы ук исемдә "түгәрәк өстәл" дә оешты. Семинарны оештыруда КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлеге һәм Г. Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе көч куйды. Семинарның программасы гимназия идарәсе тарафыннан җентекләп төзелде. Кунакларны каршылау һәм теркәү эшләре иртәнге сәг. 8.00дән башланып китте. Гимназия турында фильмнар караганнан соң, семинарда катнашучылар "Туган якны өйрәнү музее"на юл тоттылар. Гимназиядә эксперимент буларак өйрәтелүче кытай теле дәресенә битараф кала алмадылар кунаклар. Соңрак, семинарның төп темасы булган татар теле һәм әдәбияты дәресләренә рәхим итеп, башлангыч һәм урта сыйныфларда ачык дәресләр карадылар. Профессиональ дәрәҗәдә саллы һәм гадәти булмаган ачык дәресләр күрсәткән югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Ф. Ф. Галиевага, Э. Р. Хөснетдиновага, беренче категорияле укытучылар - З.Н. Шиһаповага, И. Г. Хәмитовага һәм кытай теле укытучысы А. А. Идрисовага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Open Meetings программасын кулланып "түгәрәк өстәл" оештыруны үз өстенә алган гимназия идарәсе кунакларга гимназиянең бердәм мәгълүмати белем бирү мәйданы хакында сөйләде. Семинар укучылар чыгышы, концерт номерлары белән бергә чиратлашып барды. Узган семинарга нәтиҗәләр ясалгач, гимназия ашханәсе пешекчеләре кунакларны аш-су белән сыйлады.
-
"Күктә ни булмас дисең..." 12.04.2017

12 апрель - Космонавтика көне. Бездә бу көнгә зур әһәмият бирелә һәм ватанпәрвәр рухта зурлап билгеләп үтелә. Бүген дә һәр сыйныфта ГАЛӘМ КӨНЕн искә алуга багышланган төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре узды. Җәдвәл буенча узган хезмәт дәресләре дә галәм белән бәйләнешле иде. Мәсәлән, 3нче сыйныф укучылары, кәгазьдән һәм картоннан, төрле полимер материаллардан үзләре күаллавында туган ракеталарны бик тиз "әмәлләп" куйды. Космонавтика көне узып киткәнче дип , сыйныф җитәкчеләре беренче катта шул ракеталардан күргәзмә дә ясап куйды. " Күктә ни булмас дисең..." дигән күргәзмә, шулай итеп, барлык укучылар һәм укытучылар хозурына тәкъдим ителде. Кулдан эшләнгән ракеталарның нинди төре генә юк бу күргәзмәдә! 3нче сыйныфлар Юрий Гагаринга һәм гомерләрен галәм белән бәйләгән һөнәр ияләренә әнә шул рәвешле мәдхия җырлады.
-
12 апрель - КОСМОНАВТИКА КӨНЕ! 12.04.2017

Элек галәм белән бәйле бер бик матур фән - АСТРОНОМИЯ укытыла иде мәктәпләрдә. Бу фән бары тик 11нче сыйныфта гына укытылса да,әлеге дәрестән мин бик хисләнеп -хозурланып чыкканымны, гүя ки галәмдә булып кайткан бер хис илә хиссият иткәнемне бүген дә аермачык хәтерлим. Гаҗәеп галәм белән бәйле бу фәннең бүгенге көндә мәктәпләрдә дәрес буларак укытылмавы, ни гаҗәп, бик кызганыч! Йолдызлар белән кызыксыну "җирдәге йолдызлар"га - артистларга, кумирларга һ.б. гына кайтып калмасын өчен гимназия укучыларга тәрбия максаларында күп көч куя. Бүген барлык сыйныфларда "Галәм кайтавазы" дигән бер үк исем астында, әмма төрледән-төрле рәвештә узган сыйныф сәгатьләре, тәнәфестә узган чаралар моңа дәлил. Күпсанлы сыйныф сәгатьләреннән бер күренешне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
-
Макулатура җыеп тапшырдык! 11.04.2017

Гимназиядә уку елы дәвамында ике мәртәбә макулатура җыеп тапшырыла: көзге һәм язгы чор макулатура тапшыру вакытлары билгеләнгән. Бу турыда электрон тактага белдерү эленеп, сыйныфларга бер атна алдан хәбәр ителә. Билгеләнгән көндә барлык сыйныфлар, алып килгән кадәр күләмдәге макулатураларын сыйныф җитәкчеләренең теркәү кенәгәсеннән уздырып, китапханәчегә тапшыра... Быелгы язгы чорда макулатура тапшыру 11 апрель көненә билгеләнгән иде. ЭКОЛОГИЯ ЕЛЫ булуын да истә тотып, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре макулатура тапшыруда бу юлы аеруча юмартлык күрсәтергә тырышты. Мәктәп үзидарәсенең министрлары да моны игътибар үзәгенә алды : кем җитезрәк булган, кем күбрәк тапшырган, кайсы сыйныф активрак һәм пассиврак катнашкан - болар барысы да “самоуправление”ның күз уңында! Тик алып килеп тапшыру – ярты эш, аның исәп-хисап эшләрен алып баруда, тупланган макулатураны машинага җилдән җитез төяп озатуда, гомумән, башыннан алып ахырына кадәр эшне башкарып чыгуда 10нчы сыйныф укучылары ИҢ-ИҢ АКТИВЛАРЫ булдылар! Афәрин, егетләр-кызлар!
-
Республика рәсем бәйгесенең район турында җиңүчеләребезне котлыйбыз! 10.04.2017

Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышланган Республика рәсем бәйгесенең район этабында катнашып, иң алдынгы сызыкларда җиңү яулаган укучыларыбыз бар: III урын - С. Золин (җитәкчесе Э. Д. Йосыпова), II урын - З. Гарипова (җитәкчесе Э. Д. Йосыпова), I урын - И. Садыйков ( җитәкчесе З. Н. Шиһапова) һәм янә бер I урын – К. Хөснетдинова (җитәкчесе Э. Д. Йосыпова). Югарыда санап үтелгән рәсем сәнгатенә гашыйк укучыларыбызны һәвәскәр эшчәнлектәге уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә матурлыкны күрә белү сәләтләрен югалтмыйча, мәшһүр рәссам булып җитлегүләрен теләп калабыз.
-
"Мәгариф. Карьера" 06.04.2017

5 -7 апрель көннәрендә Казанда 17нче махсуслаштырылган "Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе уза. 6нчы апрель көнне, форсаттан файдаланып, 8 сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Р. Р. Мингалиева белән берлектә, күргәзмә тәкъдим иткән һөнәри ярышларда катнашып кайтырга да өлгерде. Күргәзмәдән аңлашылганча, монда белем бирүдәге актуаль мәсьәләләр, мәгариф һәм фән өлкәсендәге проектлар, фәнни- мәгариф эшчәнлегенең яңа формаларын тормышка ашыру юллары карала икән. Укучыларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда бу күргәзмәнең файдасы бермә-бер булгандыр, дип ышанасы килә.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II турында катнаштык 05.04.2017

Казан шәһәренең Идел буе районы 127нче санлы мәктәбендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең II туры узды. Бездән бу турда 2 укучы катнашты. "Быел барлыгы 3000ләп эш кабул ителгән иде. Шулар арасыннан 300ләп эш сайлап алынып, 2нче турга тәкъдим ителде", - дип белдерде жюри.4 Б сыйныфы укучысы Н. Бәхтиярова "Яшь шагыйрь", ә 9 А сыйныфы укучысы Р. Әхмәдуллин "Яшь прозаик" номинациясендә уңышлы гына II турга узганнар иде. Бу юлы алар үз иҗат җимешләренең,чыннан да ,үз каләмнәреннән тамган нур булуын раслады. Атаклы галим, профессор Васил Гарифуллин, танылган язучы-галимә Рифә Рахман һ.б. яшь белгечләрдән торган саллы жюри "яшь прозаик" номинациясендә катнашкан укучыбызга аерым бер басым ясап, иҗатына уңай бәя бирде.
-
«Фән дөньясы» фәнни –гамәли конференциясендә II урынга лаек! 04.04.2017

9нчы сыйныф укучысы З.Зиятдинова «Фән дөньясы» дип аталган шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциядә 2нче урынга лаек булды. Ул рус теле секциясендә «Матур әдәбиятның проза төренә караган әсәрләрендә мәче образын репрезентацияләү» темасына чыгыш ясап, жюрида зур кызыксыну һәм тыңлаучыларда бәхәс уятты. З. Зиятдинова гадел жюриның күпсанлы сораулары алдында да югалып калмады: барлык сорауларга да төгәл җавап биреп, үзенең 2нче урынга лаеклы хезмәт башкарганлыгын жюри һәм катнашучылар алдында кат-кат раслады. Без З.Зиятдинованы һәм аның фәнни җитәкчесе О.В. Терентьеваны уртак уңышлары белән котлыйбыз.
-
Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясендә 2нче урын - безнеке! 03.04.2017

КФУда мәктәп укучыларының Н.И. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. 9нчы сыйныф укучысы Д. Фаекова, үзенең фәнни хезмәтенең җитәкчесе Э. Р. Хөснетдинова белән берлектә, "Яңа Бистәдә Тукай эзләре" дип аталган тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Дөрес, әлеге теманың фәнни эш итеп алынуы очраклы түгел.Кечкенә Апушның балачагы мизгеленнән узган ике ел да, аның шагыйрь булып җитлеккән Казан чоры да нәкъ менә Яңа Бистә белән турыдан-туры бәйле бит. Мәшһүр әдәбият галимнәре Ә. Закирҗанов, Т. Гыйләҗевлардан торган гадел жюри фәнни эшкә югары бәя бирде.














