Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Илһам ага җырларыннан илһам алдык 15.02.2022

Бүген, 15нче февраль көнне Татар халкының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көне уңаеннан бакчабызда зур чара булып узды. Чараның максаты- балаларны халкыбызның яраткан улы, профессиональ җырчы Илһам Шакировның тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштыру, татар музыка сәнгате, җыры белән кызыксыну хисе тәрбияләү. Әлеге максатларга ирешү өчен бу чара видеопризентацияләр карау, аудиоязмалар тыңлау белән үрелеп барылды. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында җырлар тыңлап, балалар үзләренә рухи байлык тупладылар.
Сегодня, 15 февраля, в нашем саду состоялось торжественное мероприятие, посвященное дню рождения выдающегося татарского певца, народного артиста России и Татарстана Ильхама Шакирова. Цель мероприятия-познакомить детей с жизнью и творчеством любимого сына нашего народа, профессионального певца Ильхама Шакирова, привить интерес к татарскому музыкальному искусству, песне. Для достижения этих целей мероприятие сопровождалось просмотром видеопрезентаций, прослушиванием аудиозаписей. Слушая песни в исполнении И. Шакирова, обладающего огромным диапазоном и обширным репертуаром, ребята накопили для себя духовное богатство.
-
Тамчы шоу 15.02.2022

Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, герой шагыйрь иҗаты турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү максатыннан, Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль уены оештырылды. Биредә өч команда көч сынашып, үзләренең осталыкларын, белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Иң көчле команда билгеләнеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сегодня, 15 февраля, в нашем детском саду с детьми подготовительной к школе группы была организована интеллектуальная игра“Тамча шоу”, посвященная Дню рождения Мусы Джалиля, с целью обогащения знаний детей о творчестве писателя, ознакомления с его произведениями. Здесь соревновались три команды, которые продемонстрировали свое мастерство и уровень знаний. Была определена сильнейшая команда и вручены памятные подарки.
-
14.02.2022

Международный день родного языка отмечается во всём мире 21 февраля. Сберечь язык – очень важная задача. В Республике Татарстан два государственных языка – русский и татарский. Каждый народ - это своя неповторимая культура, традиции, история, и, конечно же, язык.В нашем саду проходит декада , посвященная этому знаменательному событию. Целью этого познавательного тематического мероприятия было продемонстрировать детям языковое и культурное многообразие России и Республики Татарстан. Способствовать приобщению детей к вековым традициям своего народа, знанию ими своих корней. Показать ребятам, что мы разные, но мы - вместе.
Халыкара туган тел көне бөтен дөньяда 21 февральдә билгеләп үтелә. Телне саклау-бик мөһим бурыч. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – рус һәм татар теле. Һәр халык-ул кабатланмас мәдәният, гореф-гадәтләр, тарих, һәм, әлбәттә, тел. Безнең балалар бакчасында бу истәлекле вакыйгага багышланган ункөнлек бара. Әлеге танып-белү тематик чараның максаты-балаларга Россия һәм Татарстан Республикасының тел һәм мәдәни күптөрлелеген күрсәтү иде. Балаларны үз халкының гасырларга сузылган гореф-гадәтләренә, аларның үз тамырларын белүнең мөһимлеген аңлатырга ярдәм итәргә. Балаларга безнең төрле булуыбызны, ләкин дус һәм бердәм булуыбызны аңлату.
-
Настольные игры/ Өстәл уеннары 11.02.2022

В средней группе дети с удовольствием играют в настольные игры. Настольно-печатные игры – интересное занятие для детей. Настольная игра дает возможность решать различные педагогические задачи в игровой форме: помогает развивать логику, память, мышление и мелкую моторику рук. В ходе настольных игр дети устанавливают партнёрские отношения, учатся соблюдать правила.У нас в группе имеется лото, домино, парные картинки, мозаика, пазлы.Так наши дети занимаются самостоятельной деятельностью и развиваются.
Уртанчылар төркемендә балалар бик теләп өстәл уеннары уйныйлар. Бу уеннар-балалар өчен бик кызыклы. Өстәл уены төрле педагогик мәсьәләләрне уен формасында хәл итәргә мөмкинлек бирә: хәтерне, логиканы, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Әлеге уеннар барышында балалар партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыралар, кагыйдәләрне үтәргә өйрәнәләр. Төркемдә лото, домино, парлы рәсемнәр, мозаика, пазллар һәм башка бик күп уеннар бар. Алар белән уйнаганда, балалар төрле бизәкләр төзергә дә өйрәнә. Шулай итеп, безнең балалар мөстәкыйль эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм үсә. -
Приятные хлопоты / Күңелле мәшәкатьләр 10.02.2022

Каждый год в нашем саду проходит тематическая неделя к празднику «День Защитника Отечества». В течение недели в группах проводятся различные мероприятия: чтение художественной литературы, беседы, рассматривание иллюстраций по теме, просмотр слайдов, отгадывание загадок о военной технике, о разных родах войск, рисование, лепка по теме. С большим интересом воспитанники с помощью воспитателей изготавливают из разного материала подарки для любимых пап, дедушек. День Защитника Отечества в нашем саду, по многолетней традиции, отмечается совместно с родителями в форме спортивного мероприятия.
Ел саен безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик атна уза. Атна дәвамында төркемнәрдә төрле чаралар үткәрелә: матур әдәбият укулар, әңгәмә, тема буенча слайдлар карау, хәрби техника турында табышмаклар чишү, рәсем ясау. Балалар зур кызыксыну белән яраткан әтиләре һәм бабайлары өчен төрле материаллардан бүләкләр ясыйлар. Ватанны саклаучылар көне балалар бакчасында күпеллык традиция буенча ата - аналар белән бергә билгеләп үтелә.
-
09.02.2022
Февраль очень активный месяц для наших ребят, проводятся различные мероприятия, посвящённые дорожному движению, ожидается посещение гостей- сотрудников ГИБДД и различные интересные конкурсы.Так же идет активная подготовка к 23 февраля, дети готовят красивый праздник для пап, дедушек и братьев.
Февраль безнең балалар өчен бик актив ай, юл хәрәкәтенә багышланган төрле чаралар үткәрелә, кунаклар - ГИБДД хезмәткәрләре һәм төрле кызыклы конкурслар булачак. Шулай ук 23 февральгә актив әзерлек бара, балалар әти-әниләр, бабайлар һәм абыйлар өчен матур бәйрәм әзерлиләр. -
Радуга на тарелке/Тәлинкәдә Салават күпере 08.02.2022

8 февраля отмечается день российской науки. Воспитанники средней группы №4 не остались в стороне – проделали эксперименты! Ведь именно младший дошкольный возраст является лучшим временем для привлечения внимания детей к экспериментам, интересным проявлениям в природе.
8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. 4 нче урта төркем тәрбияләнүчеләре дә читтә калмады – тәҗрибәләр үткәрде. Чөнки балаларның игътибарын экспериментларга, табигатьтә булган кызыклы күренешләргә җәлеп итүне кече яшьтән башларга киңәш ителә
-
Детская улыбка/Бала елмаюы 07.02.2022

Улыбка: что может быть дороже? Что может быть ценнее детского смеха и детской улыбки? Наверное ничего. Ведь это чистота и радость, нежность и ласка, доброта и доверие. Наверное, нет никого и ничего чище детской радости. Пусть улыбка всегда не спадает с лица наших детей!
Бала елмаюыннан да кадерлерәк нәрсә бар? Бала көлүеннән һәм баланың елмаюыннан да кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин? Мөгаен, бернәрсә дә түгел. Ул бит чисталык һәм сафлык, шатлык-куаныч,наз, яхшылык һәм ышаныч. Бала көлүеннән, шатлыгыннан да кыйммәтрәк, пакьлырак бернәрсә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә балаларыбызның йөзләреннән елмаю беркайчан да китмәсен!
-
Экспериментальная деятельность в детском саду /Балалар бакчасында эксперименталь эшчәнлек 04.02.2022

Ребёнок-дошкольник активно стремится узнать об окружающем его мире как можно больше. В этом ему помогает познавательная деятельность--самостоятельное проведение опыта ярче откладывается в памяти ребёнка. Дошкольники ставят опыты с водой, воздухом, различными видами почвы, магнитами. У детей дошкольного возраста сильное стремление к наблюдениям, непосредственному контакту с изучаемыми предметами, постановке опытов и экспериментов. Детское экспериментирование во многом похоже на научное, дети испытывают положительные эмоции от ощущения важности проделанной работы, получения видимых результатов, новой информации.
Бакча яшендәге балалар үзен әйләндереп алган тирәлек турында күбрәк белергә омтыла. Бу очракта аңа танып белү эшчәнлеге ярдәмгә килә –үзлектән үткәрелгән тәҗрибәләр бала аңында якты эз калдыра. Бакчада су, һава, туфрак һәм башкалар белән тәҗрибәләр үткәрелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, өйрәнелә торган предмет белән турыдан-туры бәйлелеккә һәм экспериментлар, тәҗрибәләр үткэрүгә омтылыш зур. Балалар үткәрә торган экспериментлар фәнни экспериментларга да нык охшаган, эшчәнлекнең мөһимлеген аңлаудан, нәтиҗәне үз күзләре белән күрүдән һәм яңа мәгълүмат алудан балалар уңай хисләр кичерә.
-
Книга- это верный друг детей / Китап-балаларның ышанычлы дусты 02.02.2022

Книги на татарском языке, вышедшие под серией «Энциклопедия для детского сада», особенно понравились детям. Благодаря ярким рисункам и комментариям дети нашли ответы на многие вопросы. Надеемся, что эти книги станут лучшими друзьями и воспитателей, и родителей, и маленьких читателей. Ведь в них можно найти ответы на вопросы даже самых любознательных детей.
“Балалар бакчасы энциклопедиясе” сериясе астында чыккан татарча китаплар балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Янып торган рәсемнәр, аларга бирелгән аңлатмалар ярдәмендә балалар бик күп сорауларга җавап таптылар. Әлеге китаплар тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең һәм нәни укучыларыбызның иң якын дустына әйләнер дип өметләнәбез. Чөнки анда иң кызыксынучан балаларның да сорауларына җавап табарга мөмкин.










