муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Россия күләм үткәрелгән "Яшел Россия"өмә 28.08.2015 Россия күләм үткәрелгән һәр чарада бакчабыз коллективы һәрдаим катнашып килә. Бүген бакчабызның биләмәсен чистарту, тирә-юнебезне ямьләндерү өстендә эш алып барылды.

-
Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз! 28.08.2015

Чишмә, чишмә!
Җырла җырыңны!
Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр безнең Сабада бик күп. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Россия күләм үткәрелгән "Яшел Россия" атналыгы барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Габдулхаевна, тәрбияче ярдәмчесе Ләйсән Равилевна белән берлектә "Кәли" чишмәсенә бардылар. Тирә - юньне чистарту, ямьләндерү буенча үз өлешләрен керттеләр.
-
Туган ягым - Татарстан! 28.08.2015

Балаларның Татарстан күпмилләтле республика, Казан – республиканың һәм бөтендөнья татарларының башкаласы булуы турында күзаллауларын үстерү. Татарстан Республикасының картада географик урыны белән таныштыру, Кама, Идел елгаларын билгеләп үтү; Татарстан Республикасының төп символикасы герб, флаг, гимн белән таныштыруны дәвам итү, балаларга үз халкының бер өлеше булуларын аңлату. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре турында күзаллауларынын киңәйтү, башка милләтләргә карата хөрмәт һәм дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 24-28 август көннәрендә “Туган ягым - Татарстан!” атналыгы үткәрелде. Йогаклау чарасы итеп бүген 28 август көнне - уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна, тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевналара белән берлектә “Мин - Татарстанда яшим!” - бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Туган ягым - яшел бишек! 21.08.2015 Туган ягыбызының гүзәллеген, матурылыгын тоеп, танып үсәргә, табигатебезнең байлыкларын сакларга, сулар һаваның, эчәр суларыбызның һәрдаим чиста, саф булырга тиешлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кечкенәдән көндәлек күзәтүләр, әңгәмәләр, тәҗрибәләр аша аңлатыла, өйрәнелә. Әйләнә - тирәне танып белүдә экскурсияләргә бару зур урын алып тора. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә "Туган ягым - яшел бишек" атналыгы кысаларында Саба гимназиясе биләмәсенә экскурсия оештырдылар. Анда үсүче күп төрле чәчәкләр, агач, куакларны күзәттеләр. Биредә үсүче агач, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшереп, яфрак төзелеше, чәчәкләрнең төсләре, таҗларына игътибар итеп таный һәм аерырга өйрәнделәр. Тирә-юньне ямьләндерү, матурлауда укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр тырышып эшләүләре аңлатылды һәм өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнде.

-
Мудрая сова 21.08.2015

-
Любимые герои "Маша и медведь" 21.08.2015

-
Зөхрә кыз 20.08.2015

-
Царевна-лягушка 20.08.2015

-
Дюймовочка 19.08.2015

-
Әкият илендә 17.08.2015

"Шатлык" балалар бакчасы биләмәсенә килеп керү белән гуя үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. Чөнки бакчаның әйләнә-тирәсен зәвык белән эшләнгән әкият геройлары бизи. Тирә-юньне бизәү, матурлауда бакча хезмәткәрләре белән бер рәттән әти-әниләр дә актив катнашып киләләр. Ясле төркеменнән Алсу һәм Җәүдәт Хасаншиннар, беренче кечкенәләр төркеменнән Миләүшә һәм Раил Вафиннар, зурлар төркеменнән Шакирзянова Илсөяр һәм Идрисова Сиринә, уртанчылар төркеменең барлык әти-әниләренә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.












