муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бакчабызда - Сабантуй! 11.06.2015

Бүген бакчабызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде. Балалар музыка җитәкчесе Гөлнара Илдусовна, тәрбиячеләр Дания Әминовна, Гүзәл Габдулхаевна, Гөлназ Сөләймановна, Рәзилә Вазыйховналар җитәкчелегендә бирнә җыеп, татар халкының: капчык киеп сикерү, йомырка тотып йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу һ.б. уеннарын уйнадылар. Бәйрәм җыр, бию,нәфис сүз белән үрелеп барды. Балалар үзара өлгерлектә, җитезлектә, кыюлыкта, батырлыкты көч сынаштылар, бәләкләр алып күтәренке рухта төркемнәргә таралыштылар.
Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.
-
Сабантуйда!!! 11.06.2015

Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык
сыймас туй!
-
Аркан тартышу. 11.06.2015

Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
-
Бәйге нәтиҗәләре 05.06.2015 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән әкиятләрне сәхнәләштерү бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең бакча "Иң яхшы музыкаль бизәлеш" номинациясе исемен алды һәм Саба районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы, истәлекле бүләк тапшырылды.

-
Бәхетле балачак 05.06.2015

Бүген бакчабызда "Минем бәхетле балачагым" атналыгы барышында уртачылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында "Бәхетле балачак" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалаларны яклау көненә багышыланган җырлар, шигырьләр яңгырады, матур биюләр башкарылды. Бәйрәм асфальтка төсле акбурлар белән рәсем ясау, уен майданчыкларында төрле уеннар уйнату, эстафеталар үткәрү, ярышлар белән дәвам итте. Балаларның шат авазлары, күтәренке кәефләре тирә-юньне яңгыраттып, тагы ямьләндереп торды.
-
"Без бәхетле балачак иленнән" 05.06.2015

Җәйнең беренче атнасында асфальтка рәсем ясау матур бер гадәткә әверелде. Балалар төсле акбурлар ярдәмендә үзләренең уй-фикерләрен, матур теләкләрен тирә-юньдәгеләргә җиткерәләр. Киләчәк тормышның якты, матур, тыныч, бәхетле, куанычлы булуын күзаллыйлар.
-
"Лучший билингвальный детский сад" 03.06.2015 В соответствии с приказом Министерства образования и науки РТ «О проведении республиканского конкурса по учреждению гранта «Лучший билингвальный детский сад» № 1526/15 от 13.03. 2015 года, в целях выявления и поощрения лучших педагогических коллективов ДОО по обучению детей государственным языкам Республики Татарстан, популяризации государственных языков республики, а также распространения инновационных подходов к организации работы с детьми дошкольного возраста по обучению русскому и татарскому языкам среди дошкольных образовательных организации с 13 апреля по 20 мая 2015 года проведен республиканский конкурс «Лучший билингавальный детский сад». В конкурсе приняли участие 102 дошкольных образовательных организации из всех муниципальных образовании республики. 30 апреля 2015 года наш детский сад участвовал в республиканском конкурсе «Лучший билингавальный детский сад» и стал победителем – грантополучателем! (Приказ №6327/15 Министерства образования и науки РТ «Об итогах республиканского конкурса «Лучший билингвальный детский сад»» от 22.05.2015 года)

-
1 - июнь Балаларны яклау көне 02.06.2015 1,2 июнь көннәрендә балалар иҗат үзәгендә “1 – июнь Балаларны яклау көне” уңаеннан балалар бакчалары арасында район күләм әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү буенча бәйге үткәрелде. Безнең “Шатлык” балалар бакчасынан зурлар төркеме балалары Вафина Лилия Ильфировна, Яхина Гөлнара Ильдусовна, Аубакирова Гөлназ Альфредовналар җитәкчелегендә рус телендә “Шалкан” рус халык әкиятен яңача сәхнәләштерде. Балалар рольләрне образга кереп оста итеп башкардылар. Бердәмлектә көч, күәт булуын, дус-тату булганда гына барлык авыр эшләрне башкарып булуын күрсәттеләр.

-
"Сау бул, бакча!" 30.05.2015

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
Гади бәйрәм түгел бүген,
Ул гомергә бер килә.
Бүген менә бакчабызга,
Дуслар, туганнар килә.
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Бакча белән саубуллашу көне –
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя кәефне.
-
Бәйрәмебез кунаклары 30.05.2015

Бәйрәмне ямьләндереп әкият геройлары Буратино, Базилио, Алиса, төгәл Математика, Әлифба килделәр. Балалар кунакларның төрле биремнәрен, табышмакларын чишеп белем иленә сәяхәт кылдылар. Балалар бакчасындагы барлык хезмәткәрләргә балалар шигъри юллар аша рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм матур биюләр, бакча белән хушлашу җырлары белән үрелеп барды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбанглиевна балаларны шушындый истәлекле бәйрәмнәре белән котлады. Тормыш юлының беренче баскычын үтеп, икенче баскычы мәктәпкә китәрүләрен билгеләп үтте. Киләчәктә балаларның сау-сәламәт, акыллы, тәртипле, инсафлы, шәфкатьле, миһербанлы булып, бер-берсенә ярдәмләшеп торуларын, зур уңышларга ирешеп әти-әниләрне, бакчадагы апаларны сөендереп торуларын теләде һәм беренче сыйныфка баручыларга әзерләнгән махсус бүләкләрне тапшырды.












