муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә 21.04.2015

"Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә" атналыгы барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәхилә Расиховна, тәрбияче ярдәмчесе Хабибуллина Гөлия белән берлектә Ә.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәгә балалар бүлеге китапханәчеләре һәм методистлар үткәргән чарага теләп бардылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган бу чарада китапханә хезмәткәрләре "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштеределәр. Бадикова Зөләйхә, Шакиров Әзкәр, Гасимова Зәринә, Гараев Ильдан, Нургалиев Рамил, Мирасова Зәлинә, Фасхиев Илназлар Габдулла Тукайның өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Габдулла Тукайның әсәрләре буенча бастырылган китаплар белән таныштылар. Балаларда китапларга карата сак караш, язучыларның эшенә ихтирам тәрбияләнде.
-
Космодром 17.04.2015

Балаларны чын барлыктагы объект һәм аның элементларын геометрик фигураларда күрә белергә өйрәтү. Әзер детальләрдән (түгәрәк, овал, турыпочмаклылар) ярдәмендә "Космодром" композициясен конструкцияләргә, рәсем итеп җыярга өйрәтү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге үткәрелде. Тәрбияче Рәхилә Расиховна балаларны иҗади уйлап эш итәргә, башлаган эшне ахырына җиткерергә күнектерү, пөхтәлек тәрбияләү өстендә эш алып барды.Күмәк эшләу барышында балаларда бер-берсен тынлый белергә, юл куя белергә, түземлелек тәрбияләнде. Балалар өч төркемгә бүленеп эшләделәр һәм эшчәнлек ахырында килеп чыккан эшләренә нәтиҗә ясадылар.
-
12 аперль - Космонавтика көне 16.04.2015

Балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту. Косманавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле, актив иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 13-17 апрель көннәрендә бакчабызда “Галәм киңлекләре” атналыгы бара. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Венера Аглиулловна белән берлектә “Галләмдә ракета” темасына бердәм эшчәнлек барышында галәмнең киң булуын, анда башка планеталар, йолдызлар булуы турында белем тупладылар, алган белемнәрен рәсемдә чагылдырдылар.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 11.04.2015

6-10 апрель көннәрендә "Куркынычсызлык. Уттан саклан." атналыгы үткәрелде. Атна дәвамынңа балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү; кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү өстендә эш алып барылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Рәхилә Расиховна "Ут белән шаярма!!!" темасына презентация карады. Балаларның алган белемнәре "Табигатьне уттан сакла!" рәсем эшчәнлеге барышында чагылды.
-
Янгын сүндерүчеләр 11.04.2015 "Куркынычсызлык. Уттан саклан" атналыгы барышында зурлар төркеме балалары тәрбияче Венера Аглиулловна белән берлектә янгын сүндерүчеләр профессиясе белән таныштылар. Янгын сүндерүчеләрнең көчле, тәвәккәл, куркуны белмәс кешеләр икәненә төшенеп, С.Я. Маршакның "Билгесез каһарман турында хикәя" белән таныштылар. Кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында шырпының уенчык түгеллегенә төшенеп, янгын сүндерүче машинасын тасвирладылар.

-
Теннис ярышында икенче урын 06.04.2015

Бүген район күләм балалар бакчаларының тенниска өйрүче командалары арасында ярыш булып узды.Безнең бакчадан Шакиров Әзкәр, Гараев Илдан, Хасаншин Аяз, Газизянова Камилә, Латыпова Язилә, Бадикова Зөләйхә бу ярышта теләп катнаштылар һәм икенче урынна яулап кайттылар. Тренер Фарход Усманович, физик тәрбия бирүче тәрбияче Аубакирова Гөлназ Алфредовна, һәм уенда катнашкан балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Су – яшәү чыганагы 03.04.2015 Балаларның су, аның үзенчәлекләре, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрен кинәйтү; яңгырның каян һәм ничек килеп чыгуын аңлату; гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү; табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү максатыннан 30 март – 3 апрель көннәрендә “Су – яшәү чыганагы” атналыгы үткәрелде. Атналык барышында "Табигатьтә суның әйләнеше", "Суның сыйфаты һәм халәте", "Су яшәү яме" темаларына танып белү өлкәсендә бердәм эшчәнлекләр оештырылды. Сынлы сәнгать эшчәнлегендә темалар язгы үзгәрешләргә бәйләп алынды. Зурлар төркемендә "Боз кузгалды", уртанчылар төркемендә "Ямьле салават күпере", икенче кечкенәләр төркемендә "Җилкәнле көймә" темалары буенча оештырылды. Татар халкының бай мирасы халык авыз иҗаты кулланылып һәр төркемдә йомгаклау чаралары үткәрелде.

-
"Боз кузгалды" 03.04.2015

Елгада бозлар кузгалды…
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
-
Педагогик киңәшмә 01.04.2015

30 март көнне бакчабызда "Әйләнә-тирә мөхитне танып белүдә уенның әһәмияте" темасына чираттаы педкинәшмә үткәрелде. "Бала тормышында - уен” - Хуснулина Г.Г., "Уеннарның төрләре, уйнау, уйнату методикасы” - Гилемханова Ә.Ә.,“Белем бирү өлкәсендә ЛЕГО конструкторның әһәмияте һәм аның кулланышы” - Ахметсафина Л.М., “Нәниләрнең аралашу күнекмәләрен үстерүче уеннар” - Фасхиева Г.Т., "Музыкаль тәрбия бирүдә дидактик уеннар куллану”- Яхина Г.И.чыгышлары белән беррәттән педагогларның практик эшчәнлеге алып барылды. Һәр педагог 1-2 төрле уен әзерләп алып килде һәм коллегалары белән уйнатып карады. Балаларның хәрәкәт активлыгын, логик фикерләү сәләтен, игътибарлылык, музыкаль сәләтләрен үстерүче уеннар кулланылды. Педагоглар уеннары уйнату алымнары буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Өлкән тәрбиче Миләүшә Фәритовна балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген уен, тәҗрибәләр үткәрү, күзәтүләр аша биргәндә җиңелерәк үзләштерелүен аңлатты. Мөдир Миләүшә Корбангалеевна педкинәшмәнең эчтәлекле, эшлекле булуын билгеләп, үткәрелгән чараларга, эшләргә анализ ясады, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
-
Көлке көне 01.04.2015

1 апрель - Көлке көне уңаеннан бакчабызда "Көлке көлә килә" исеме астында күңелле чара үткәрелде. Кунакка килгән Мөршидә һәм Хөршидә балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар. Балаларны тапкырлыкта, җитезлектә, өлгерлектә сынадылар. Мәкальләр, тизәйткечлә, сынамышлар, санамышлар белән үрелеп барган бәйрәм чарасы балалаларның күңелендә озак сакланыр. Мөршидә, Хөршидәгә шушындый кызыклы чара оештырганнары өчен рәхмәтләрен әйтеп киләчәктә дә көтеп калуларын җиткерделәр.












