муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Спорт белән - без дус! 26.03.2015

Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре аша алып барыла. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" атналыгы барышнда физик тәрбия бирү җитәкчесе Гөлназ Альфретовна төркемнәрдә спорт ярышлары үткәрде. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярыштылар, көч сынаштылар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән эш итә белергә күнектерелде. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
-
Нәүрүз - мөбәрәкбад 26.03.2015 Балаларны татар халкының гөреф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. Нәүрүз - язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме икәнен аңлату максатыннан "Нәүрүз - мөбәрәкбад" исеме астында бәйрәм булып узды. Бәйрәм төркемнән төркемгә йөреп, такмаклар әйтеп башланды. Әйлән-бәйлән уеннары, җыр, бию, шигырләр сөйләп Нәүрүз бикәне каршы алу, Кыш бабайның килүе, аларның үз ара көч сынашулары балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм уңаеннан пешерелгән Карга боткасынан, күчтәнәчләрдән һәркемгә өлеш чыкты.

-
Балалар китаплары атналыгы 24.03.2015

Балаларны китап, балалар язучылары, китапханәче эшчәнлеге белән таншытруны дәвам итү, китап белән кызыксынучанлыкларын үстерү һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары Рәхилә Расиховна, Әлфия Камилевна, Гүзәл Габдулхаевна, Венера Аглиулловналар белән берлектә 23, 24 март көннәрендә Ә. Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар. Балаларны китапханәдә җылы каршы алдылар. Китапханәнең зурлар,балалар өчен аерым бүлекләре, уку заллары белән таныштылар. Китапның кеше тормышында зур роль уйнавын, белемле булу өчен китап белән дус булырга кирәклегенә төшенделәр. Китапны чиста-пөхтә кулларга гына алып, ертмыйча, аңа язмыйча эш итәргә кирәклеген аңлатып үтте Наилә апалары. Балалар өчен чыгарылучы журналлар, күп төрле китаплар белән таныштылар.
-
Ярдәмчебез - светофор 23.03.2015

Икенче кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Дания Әминовна, Гөлгенә Тәлгатовна, Ләйсән Хазиевна белән берлектә Мәктәп һәм М.Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсиягә бардылар. Светофорның өч төрле уты януын, һәркайсының үз аңлатмасы булуына төшенделәр. Кешеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең светофорга карап хәрәкәт итүләрен күзәттеләр. Җәяүлеләрнең махсус билгеләнгән урыннан гына чыгуларын, тротуардан гына йөрергә тиешлеген ачкладылар. Урамнан узучы машиналарның нинди тизлектә йөрүләренә игътибар иттеләр. Юл хәләкәтен булдырмас өчен җәяүлеләрнең һәм транспорт йөртүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешлеген билгеләп үттеләр.
-
Канатлы дусларыбыз 22.03.2015

“Яз җитә!”
Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте,
Күтәрелде җирдән ак томан.
Кояш нурын сипте җир өстенә,
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта - сагындырган
Туып - үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Ямьле, бик ямьле
Туган илебез.
Килегез, кошкайлар
Безгә килегез!
Ф. Кәрим
Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында"Кошлар - канатлы дусларыбыз" атналыгына йомгаклау чарасы итеп уен-викторина үткәрелде. Балалар кошларның күп төрле булуын, хәрәкәтләнү буенча өч төркемгә бүленүен, табигатькә һәм кешеләргә күп файда китерүләрен, күчмә, кышлаучы кошлар булуын билгеләп үттеләр. Кошларны сакларга, якларга, аларны кайгыртып яшәргә кирәклеген искәрттеләр. Кошларга багышланган призентация аша аларның яшәү, туклану рәвеше белән таныштылар, һәр кошның үзенчә сайравын тыңладылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Рәсем бәйгесе җиңүчеләре 19.03.2015 Россия күләм үткәрелгән "Рождественские каникулы" рәсем конкурсында мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гасимова Зәринә, Сафиуллина Наилә Дипломга, Кашапов Илүзәр, Курбанова Ильвина, Шакиров Әзкәрләр Сертификатка, тәрбиячеләр Сабирова Рәхилә Расиховна, Сафиуллина Әлфия Камилевна Рәхмәт хатына ия булдылар. Бәйгеләрдә катнашып килгән балаларга, әти-әниләргә,педагогларга рәхмәебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

-
"Кошлар - безнең канатлы дуслар" 19.03.2015

Яз килә
Мин ясап куйдым оя,
Кошкайларга бүләккә.
Кайтыгыз тизрәк, кошлар,
Туып үскән җирлеккә.
Яз килә, кояш көлә,
Бар дөнья матурлана.
Хуш исле чәчәк үсә,
Йөрәккәем шатлана.
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Ханафиева Гөлсинәнең әтисе Ханафиев Марсель сыерчык оясы ясап алып килде. Балалар тәрбияче апалары Венера Әгълиулловна техник хезмәткәребез Хәйдәр Әхмәдиевич белән берлектә каен агачына өяны урнаштырдылар. Кошларының кайтуын көтеп алу, аларны кайгырту, яклау кешеләрнең бурычы. Чөнки кошлар - гүзәл табигатьнең бер күренеше.Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке.
-
Юбилеең белән!!! 16.03.2015

Бүген бакчабызда озак еллар шәфкать туташы булып эшләүче Хабибрахманова Әлфия Мөбәрәкҗан кызын олуг юбилее белән тәбрикләргә Саба районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Шамсевалиева Айгөл Маратовна килде. Үз эшен яратып, намус белән башкаруы, тырыш, балаларның, әти-әниләрнең, хезмәткәрләрнең абруен яулаган Әлфия Мөбәрәкҗановнаны күркәм бәйрәме белән котлап Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Миләүшә Корбангалеевна эшләү дәверендә Әлфия Мөбәрәкҗановнаның ышанычлы, үз эшен белеп башкаручы, ярдәмчел шул ук вакытта таләпчән хезмәткәр булуын билгеләп үтте. Коллектив һәм үз исеменнән матур бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Әлфия Мөбәрәкҗановнаны котлап үтәргә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Зилә Ахметовна, Дания Мухаматовна, Дилбәр Фатыйховна, Кадрия Рафаеловна, Наилә Гараевна килделәр.
Әлфия Мөбәрәкҗановна!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бер дә ашыкма.
-
"Талантлар утравы - 2015" 15.03.2015

Бүген Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау, барлау максатыннан гаилә ансамбельләре катнашында "Талантлар утравы - 2015" фестиваль - конкурс булып үтте. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Илүзәр, Илзара, Людмила Кашаповлар , Наилә, Әлфия Сафиуллиналар, Әзкәр, Зөлфәт, Фәнзил Шакировлар гаиләләре, зурлар төркеменнән Чулпан, Зөлфия Зариповалар, Илиза, Әдел, Гөлшат Халимовлар катнашты. Һәр гаилә конкурска иҗади якын килеп, яхшылап әзерләнде. Конкурс барышында җыр, бию, нәфис сүз номинацияләрендә яхшы чыгыш ясаучы Кашаповлар, Шакировлар, Зариповлар гаиләләренең 15 майда үтәчәк Гала-концертка үтүләре билгеле булды. Талантлы гаиләләрне барлап әзерләүче музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Илдусовнага шулай ук конкурста катнашкан әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә яңадан-яңа конкурс, бәйгеләрдә катнашып зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Без идек" 15.03.2015

Кашапов Илүзәр апасы Илзара әнисе Людмила белән «Без идек» керәшен халык жырын башкардылар.












