муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Туган як тарихын өйрәнәбез 10.08.2015

Бүген, 10 август көнне, Саба районың оешуына 85 ел тулу уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Лилия Ильфировна белән берлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балаларны музейда Саитова Венера апалары каршы алды һәм туган төбәгебез Байлар Сабасы, Саба районының тарихы; әби-бабайларыбызның яшәеше, көнкүреш әйберләре, эш кораллары, җиһазлары, киемнәре белән таншытырды. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Геройы исемен яулаган ватандашларыбызның батырлыклары турында сөйләде, шәхси әйберләрен күрсәтте. Музейда һәр экспонат тарихи вакыйга бәйле булуын аңлатып, аларга карата сак караш тәрбияләү өстендә эш алып барды. Сораулар ярдәмендә “Сез, беләсезме?” уены үткәреп дөрес җавап биргән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Китап-белем чишмәсе. 10.08.2015

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен-
Барын да аңлата
Көлдерә җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем, ул - ….Китап.
Җ.Тәрҗеманов
Зурлар төркеме балалары бүген 10 август көнне Абрар Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә мөдире Батырханова Гөлсем Нәкыйп кызы балаларны бик җылы каршы алды һәм китапханә белән таныштырды. Нәниләргә матур рәсемле әкият, шигырь китаплары, кызыклы журналлар; зурларга фәнни шулай ук төрле жанрларда әдәби әсәрләр белән китаплар чыгарылуын аңлатты. Китапны яратып укыган һәркемнең белемле булуын, китапны саклап кына тотарга кирәклеген төшендерде.Балалар бүлегенең уку залында балалар китаплар, журналлар карадылар, Гөлсем апаларының кызыклы сорауларына җавап биреп, китап турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерделәр.
-
"Спорт һәм физкультура" атналыгы 07.08.2015 Балаларны Татарстаныбызда үткәрелүче дөнья чемпионаты - 2015, су спорты һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү, җәйге спорт төрләре турында белемнәрен киңәйтү. Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү, балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү бирү омтылышы булдыру максатыннан "Спорт һәм физкультура" атналыгы үтәрелде. Балалар белән су спорты чемпионаты, су спортының төрләре, җинүчеләре турында; җәйге спорт төрләре турында әңгәмәләр үткәрелде, спорт һәм физик тәрбия турында мультфильмнар күрсәтелде, саф һавада хәрәкәтле уеннар, уен-эстафеталар, ярышлар үткәрелде. Балалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.Команда белән ярышу вакытында бер-берсе өчен җан атып, иптәшләрен рухландырып тордылар, җиңү өчен бар көчләрен куйдылар.

-
Туп-туп тубыбыз 07.08.2015

Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә, югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.
Әминә Бикчәнтаева
Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хәмзевна белән берлектә "Минем яңгырвакылы, күңелле тубым" уены вактытында тупны сикертеп, тәгәрәтеп булуын күзәттеләр. Туп кебек үзләре дә сикерә һәм бер юнәлештә таралып йөгерә белүләрен күрсәттеләр.
-
Светофор көне 05.08.2015 5 август - светофор көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хәмзевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мәйданчыгында урнашкан светофор макетын күзәттеләр. Аның нәрсә өчен кирәк бүлуын ачыкладылар, нинди сигнал бирүен, ничә төстә булуын, ул төсләрнең нәрсә аңлатканын балаларга җиткерелде. Һәрдаим юлларда сак йөрергә кирәклеге, әти-әниләрдән башка юлларга чыгарга ярамаганлыгы искәртелде.

-
"Ягүр" чишмәсенә экскурсия 28.07.2015

Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
Мәктәпәчә яшьтәге балаларны туган ягы, туган төбәге белән, аның тарихы, табигате белән таныштыру, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү без өлкәннәрнең төп бурычы. Шушы уңайдан "Су янында һәм суда" атналыгы барышында зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән "Ягүр" чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Чишмәнең килеп чыгу тарихы, аның исеме белән таншытылар, чишмә суы җир астыннан чыгуын,аның чиста, саф, үтәкүренмәле, салкын булуын күзәттеләр. Чишмәнең суы мул булуын, аның тирәсен һәрдаим чистартып, тазартып торырга кирәклегенә төшенделәр, тирә- юньдә булган чүп-чарларны җыйдылар. Кечкенә генә чишмәләрнең зур елагаларга, елагаларның диңгезләргә, диңгезләрнең океаннарга барып тоташулары балаларга җиткерелде. Әйләнә-тирәбезнең гүзәллеген, матурлыгын, чисталыгын саклауга кешеләр үзләре җаваплы булуы аңлатылды.
-
Чәчәкләргә күмелгән - гөлбакча. 21.07.2015

Үстеләр чәчәкләр,
Их, матур үзләре:
Резеда, георгин
Күгәрчен күзләре...
Бакчабыз биләмәсен матурлау, ямьләндерү, бизәү буенча күп кенә эш алып барыла. Яз җитү белән хезмәткәрләребез һәм әти-әниләр тырышлыгында күп төрле,берсеннән-берсе матур гөлләр утыртылды. Җәйнең җылы, яңгырлы булуы чәчәкләргә хуш килде, тирә-юнь аллы-гөлле төсләргә күмелде. Табигать биргән матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү, чәчәкләрне таный һәм аера белергә күнектерү максатыннан балалар белән даими күзәтүләр оештырыла. Чәчәкләрнең төсләренә, таҗ, яфракларының формаларына, төзелешенә игътибар ителә; аларны чагыштырып карау ысулы аша охшашлыкларын, аермалыкларын күрә белергә; таный һәм аера белү өстендә эш алып барыла. Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт, чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләнә. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Дания Әминовна белән берлектә "Чәчәкләргә күмелгән - гөлбакча" темасына әңгәмә вакытында сокландыргыч гүзәл чәчәкләрнең кешеләргә, аларның сәламәтлекләренә уңай йогыты ясавын аңлатты. Шушы матурлыкны саклый белергә кирәклеген төшендерде.
-
Элемтә үзәгенә экскурсия 07.07.2015 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әйләнә тирә, өлкәннәр хезмәте белән таныштыру буенча ел әйләнәсендә эш алып барыла. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Дания Әминовна, Венера Әгълиевна, Гүзәл Габдулхаевналар белән берлектә элемтә үзәгенә экскурсиягә бардылар. Элемтә үзәгендә балаларны Ильясов Фәнил абыйлары каршы алды һәм почта буенча эскурсия оештырып почта хезмәткәрләре, аларның башкарган эшләре, хат ташучы хезмәте белән тирәнтен таныштырды. Бүгенге иннформацион мәгълүматларны телевизор, радио, интернет аша киң тапшырган чорда да газет, журналлар алдыручар, илебезнең төрле авыл, шәһәрләренә посылка жибәрүчеләр күп булуын аңлатты. Элемтә хезмәткәрләренең үз эшләрен җаваплы башкаруларын, вакытлы мәтбугатны һәр әбүначегә вакытында җиткерелүен аңлатты. Элек телефон, интернет булмаган чорда кешеләр үзара хат алышып, бәйрәмнәрдә котлау открыткалары җибәргәнен, ашыгыч рәвештә берәр хәбәр җиткерәсе булса телеграмма җибәрүләрен сөйләде. Бүгенге көндә кәрәзле телефон, интернет аша аралашуның киң таралуын һәм бар кешедә бу уңайлыклар белән тиешле дәрәҗәдә файдалансын өчен күп эш алып барыруын аңлатты.

-
Итоги Гранта "Лучший билингвальный детский сад" 01.07.2015 Наш детский сад "Шатлык" стал одним из обладателей Гранта "Лучший билингвальный детский сад" и получил сертификат в 1 000 000 рублей. Мы очень рады,что работа в процессе воспитания и изучение русского языка в нашем детском саду была оценена на высоком уровне.

-
"Мин - юлардагы иминлек өчен" 12.06.2015 "Мин - юлардагы иминлек өчен" исеме астында район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галимов Ислам беренче урынны яулады. Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Исламга "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчегә" исемле Грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды. Исламны һәм аның әти-әниләрен җиңүе белән котлыйбыз киләчәктә дә уңышлырга ирешүен теләп калабыз.













