муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Сирень чәчкәләре 28.05.2015 Балаларны тирә-юнь белән таныштыру, тере һәм тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп белемнәрен, күзаллауларын үстерү буенча ел әйләнәсендә даими эш алып барыла. Бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хәмзевна белән берлектә бакчабыз биләмәсендә үсүче сирень куакларын күзәттеләр. Аларның ак, зәңгәрсү төстә, хуш исле булуына игътибар иттеләр. Сирень куагының чәчәге матур булуын, тирә-юньгә ямь биреп торуы искәртелде һәм куакларны сындырырыга ярамаганлыгы аңлатылды.

-
"Күңелле старталар" 23.05.2015 23 май көнне Лесхозның “Нарат” боз сараенда 10 балалар бакчасы командалары арасында 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан район күләм “Күңелле старталар” уеннары үткәрелде. Уен - эстафеталар аша балалар җитезлектә, өлгерлектә, тимераякта шуу буенча көч сынаштылар. Безнең “Шатлык” балалар бакчасы командасы бердәм, төгәл булдылар. Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бу чара әти-әниләрне һәм балаларны берләштерде, балаларның уңышларына сөенеп, ялгышлары өчен көенеп, бер-берсен кайгырту барыбызны тагында якынайтты. Берничә очкога гына калышып безнең команда дуртенче урынны алды. Балаларны ярышка әзерләгән тәрбиячеләр Сабирова Р.Р., Сафиуллина Ә.К., тәрбияче ярдәмчеләре Хабибуллина Г.Ф., Каримуллина Г.С. Грамоталар, уку елы буе тимераякта шуган балаларга истәлекле бүләкләр тапышырлды.

-
"Бүлмә гөлләре.Чәчәкләр- тормыш яме.” 22.05.2015

Балаларны чәчәкләр төрләре (бүлмә, кыр, урман,чәчәклек тә үсүче) белән таныштыру. Чәчәкләрнең төзелеше, үсүе белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның туфрак турында күзаллауларын киңәйтү, тикшерү тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, экологик бәйләнешләрне күреп барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан 18-22 май көннәрендә “Бүлмә гөлләре.Чәчәкләр- тормыш яме” атналыгы үткәрелде. Барлык төркемнәрдә бердәм белем бирү эшчәнлеге атналык темага нигезләнеп алып барылды. Балалар тирә-юньдә чәчәк атучы куак, агачларны, нәркиз, ирис, лалә, тузганак, үги ана чәчәген күзәттеләр. Икенче кечкенәләр төркемендә Дания Әминовна балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру, аларны дөрес тәрбияләргә күнектерү буенча эш алып барды. Кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә "Тузганаклар аланы" исеме астында бердәм панно эшләделәр..
-
"Табигать табиблары" 21.05.2015 21 май көнне үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан бакчабызның тәрбиячеләре өчен уртанчылар төркемендә балаларның бердәм ачык эшчәнлеге оештырылды. Тәрбияче Ләйсән Хазиевна "Табигать табиблары" исеме астында балаларны дару үләннәре, файдалы җимешләр, чәчәкләр, үсемлекләр белән таныштырды. Кеше сәламәтлеген авыртканда гына түгел, ә даими кайгыртып торырга тиешлеген аңлатты. Белеп, тиешле күләмдә кулланганда гына дару үләннәренең кеше организмына күп файда китерүен төшендерде.

-
"Урманга сәяхәт" 21.05.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Рәхилә Расиховна тәрбиячеләргә "Урманга сәяхәт" исеме астында балаларның бердәм эшчәнлеген үткәрде. Балаларның мәктәпкә әзерлеген ачыклау, уен-сәяхәт аша алып барылды. Юлда әкият геройлары: Куян кызы, Шүрәлеләрне очраттылар, аларның төрле биремнәрен үтәп юларын дәвам иттеләр. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Табигатьнең кеше тормышында зур урын алып торуын, анан башка яши алмавын, шуңа күрә табигатьне сакларга кирәклеге төшендерелде. Тере һәм тере булмаган табигатьнең, үсемлекләрнең, җәнлекләрнең, кешеләрнең үзара бәйләнештә булуын аңлатылды.
-
"Киемнәр кая киткән" спектакле 15.05.2015

Бу атна танылган татар балалар язучылары иҗатына багышланды. Атна дәвамында балалар Э.Шарифуллина, Ш.Галиев, А.Алиш кебек тагын күп кенә язучыларыбыз иҗатын өйрәнделәр, әсәрләренә карата рәсемнәр ясадылар.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шарифуллина иҗаты балалар өчен бик аңлаешлы. Шуңа да бүген, "Яшь артистлар" түгәрәгенә йөрүче балалар бик яратып язучының "Киемнәр кая киткән?" әкиятен сәхнәләштеределәр . Аларның уйнавын нәни тамашачыларыбыз бик яратып кабул итте.
Шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызының нәниләр өчен язган «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы 1976 елда ук басылып чыга. Китап аеруча бәхетле язмышка очрый: 1990—1999 еллар арасында аның зур тиражлар белән тагын өч яңа басмасы дөнья күрә (дүрт басманың гомуми тиражы — ярты миллион данә!). Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык» һ. б. китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша.
-
Яраткан язучыларыбыз 15.05.2015 А.Алиш, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Б. Рәхмәт, М. Фәйзуллина, Р. Фәйзуллин, Ә. Бикчәнтаева һ.б. язучылар - әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан 11-15 май көннәрендә "Язучыларыбыз иҗаты" атналыгы үткәрелде. "Шигъри дулкыннарда" исеме астынды йомгалау чарасы үткәрелде. Балалар шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле, иптәшләренең күңелләренә үтеп керерлек итеп башкардылар.

-
"Талантлар утравы - 2015" Гала концерт 14.05.2015 14 май көнне Саба районы мәдәният йөртында район күләм "Талантлар утравы - 2015" гаиләләр ансамбле фестиваленең Гала - концерты булып узды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасынан Әзкзр, Зөлфәт, Фәнзил Шакировалар; Чулпан Зарипова; Илүзәр, Илзара, Людмила Кашаповалар чыгыш ясады. "Без идек" керәшен халык җырын башкарган Кашаповлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Саба мунииципаль районы башлагы Рәис Нургали улы Миннеханов беренче дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк, Зариповлар, Шакировлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырды. Җиңүчеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.

-
Бөек Җиңү көне - 9 май 10.05.2015

Һәр ел саен 9 май - Бөек Җиңү көне зур тантана итеп үткәрелеп килә. Һәркем бу бәйрәмне көтеп ала, чөнки һәр гаилә Ватанны сакларга, явыз дошманнан якларга иң якын, кадерле кешеләрен фронтка озаткан. Без яшь, үсеп килүче буын батырланы, каһарманнарны онытмыйча, аларның һәм безнең бәхетле тормыш өчен көрәшүен истән чыгырырга тиеш түгелбез.Традицияне дәвам итеп, елдагыча 9 Май Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәргә "Шатлык" балалар баксачы коллективы да бердәм җыйналып, шарлар, тере кәнәфер чәчәкләрен тотып парадка чыкты. Быел, алгы 3 рәтебезне яшь буын - хезмәткәребезнең балалары алды, алар артыннан без атладык. Мәйдан түреннән үтүгә, без мәңгелек утка чәчәкләребезне салып якташларыбызны искә алдык.
-
Җиңү көне! 08.05.2015

Бу көн беркайчан да чыкмас истән,
Бу көн моңнар булып җыргаларга да күчкән.
Бу көн илебезгә бәхет алып килгән,
Бу көн безгә тыныч, аяз тормыш биргән.
Сугыш афәте бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килүен төшендерү, сугышчыларның илебезне дошманннан коткару өчен башкарган батырлыклары, тылда калган хезмәтчәннәрнең башкарган эшләре, тормышы белән таныштыру максатыннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында "Җиңү алып килгән - яз" исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Җиңүчеләргә дан шигъри юлларда, җырларда чагылды. Команданы тыңлап хәрәкәт итү, игътибарлылык арттыру йөзеннән төрле төзелештә маршка атлау күнекмәләре ныгытылды.












